Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ашыгыч хәбәр: Пугачева вафат

Кичә, 26 октябрьдә, «Бурановские бабушки» төркеменең иң якты, мөлаем әгьзасы вафат булды. Наталья Пугачевага 84 яшь тулмый калды. Үлеменең сәбәбе әлегә билгеле түгел.

Төркемнең сәнгать җитәкчесе соңгы берничә айда Пугачеваның куркыныч авыру белән көрәшүен хәбәр иткән иде. Шулай ук аның ярты ел инде төркем эшчәнлегендә катнашмавы да билгеле.

Исегезгә төшерәбез, –«Бурановские бабушки» Удмуртиянең Бураново авылыннан, музыкаль фольклор ансамбль буларак эшләүче әбиләр төркеме. Удмурт телендә Россия һәм чит ил хитларының башкаруы белән коллектив дан казанды. 2012 елда төркем Бакуда узган «Евровидение» халыкара конкурсында ил данын яклады. Ул Россиягә «Party For Everybody» хиты белән икенче урын яулап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котым очты....