Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ашны белеп ашагыз, зыянлы булмасын

Белгечләр россиялеләр өстәлендәге иң зыянлы ашны атадылар. Зарарлылык буенча солянка ашы беренчелекне яулады. Чөнки аның төп өлешен ит тәшкил итә.

Диетологлар фикеренчә, аштагы ит күп булганга, аларның файдалылыгы кими. Малларны нинди азык белән ашатулары билгесез. Аерым алганда, аларның ризыгына анбиотиклар өстиләр. Ә алар, исә, иттә тоткарланып кала да, алардан әзерләнгән ашамлыкларга эләгәләр. 
Шул ук вакытта, солянка башка билгеләр буенча да, кара исемлеккә эләкте, ул нык майлы һәм чамадан тыш, җитмәсә, кеше организмы өчен зарарлы булган тоз күләме дә байтак. 
Ите күп булган ашлардан тыш, белгечләр шулай ук гөмбәле ашлардан да тыелып торырга киңәш итә. Чөнки аларның экологик яктан чисталыгы турында безнең күбебез хәбәрдар түгел. Беркемгө дә сер түгел, гөмбәләр туфрактагы барлык зыянлы матдәләрне үзенә тупларга сәләтле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев