Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Артистлар кышка ничек запас туплый?

Эстрадабызның кайбер талантлы артистлары уңган-булганлыгы белән таң калдыра.

Иҗат, гаилә, балалар мәшәкатеннән тыш, алар өйдә дә менә дигән хуҗабикә! Күбесе инде кышка шактый гына запас туплаган. Кем күпме һәм нинди кайнатмалар әзерләгән икән?
Эльвира Хамматова: Җәйне зарыгып көтеп алам, ул - иң яраткан ел фасылым. Аллаһка шөкер, барына да өлгердем. 10 литр каен җиләген шикәр комы белән болгатып, бераз гына төеп, шешәләргә тутырып суыткычка куйдым. Бу очракта җиләкнең 80% файдалы матдәләре сак лана. Быел җир җиләген дә туйганчы җыйдым. Әни аптырагач: «Кызым, башка җиләккә барма, куер урын калмады», - диде. Җир җиләген чемләп варенье кайнаттым да, кышка дип кечкенә савытларга тутырдым. Кызыл, ак карлыганнан, кура җиләгеннән, чиядән 30 банка компот яптык. Соңгы арада кыярга керештек, анысы да шактый булып утыра. Кыскасы, җәйге авыл тормышы - минеке!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев