Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Армиягә ник алмыйлар, сөйгән ярлары белән

Авыл урамнары буйлап гармунга кушылып җырлаулар үткәндә калды.

Хәрби комиссариатларда язгы чакырылыш башланып, ир-егетләрне армия сафларына ала башладылар. Шушы көннәрдә яхшы танышымның улын армия сафларына озату кичәсендә булырга туры килде. Шушы кичә, еракта калган истәлекләрне кабат яңартты.

Хәзерге озату кичәләре дә, армиягә алынулар да үзгә икән, безнең яшьлектәге кебек түгел. Нишлисең, замана үзгәрә, без дә калышмый, аларга җайлашырга тырышабыз. Шулай да, безнең яшьлек күңеллерәк үткән икән, дигән уй сөендерде мине.

Әййй, ике абыйны, туганнарны, сыйныфташларны, сөйгәннәрне, сөймәгәннәрне армиягә озатулар күп булган икән. Әле якынракларына кулъяулык чигеп, армиядән көтеп алганнары да бар иде. Хәтеремдә, 36 ел элек бер сыйныфташым, ерак Әфган иленнән шул яулыкны саклап, кире алып кайткан иде. Ул чакны армия гә алынучылар бер авылдан гына унар егет була иде. Китәсе көнне, (нишләптер гел пычрак авыл урамы гына хәтердә сак ланган) гармун белән авыл көен жырлап, бөтен авыл белән саубуллашып йөрү гадәткә кереп, кич белән озату кичәсенә 30-40ар кеше җыелып үткәрәләр иде, туй мәҗлесләре сыман.

Кала Күгәй, кала Күгәй
Сылам таулары белән.
Армиягә ник алмыйлар
Сөйгән ярлары белән.

Әнкәй ашың пешеп чыккач,
Балаларың җыелыр
Алар булып, мин булмасам,
Күз яшьләрең коелыр, – дигән куплетлардан елап калучылар шактый булды ул. Кичәнең ахыры, иртәнге 05:30дагы Буа поезды белән барып, Яшел Үзән хәрби комиссариа тында тәмамлана иде. Албаба станциясендә күрше авыллардан китүчеләр белән очрашкан чаклар да булгалады. Аннан соң Казанга, аннары солдат хатлары көтеп уздыра идек. Ике ел озак вакыт шул, ничәмә генә хатлар йөрмәгән икән арада. Кайтырга ярты ел кала хатлар сирәгәя, ә кайтканда, синең каршыда ике ел элек киткән авыл малае түгел, ә чын, күз явын алырдай чибәр ир- атлар кайта иде. Шулай әтиләрнең: «Армия тәртипкә кертеп кайтара ул», – дигәннәре хак сүзләр булганын раслый иделәр. Авыл буйлап, фәлән армиядән кайткан, күрдегезме әле, дигән сүз, һәрберебезнең телендә булды ул чакта.

Хәзерге вакытта китүчеләр саны кимү генә түгел, бөтенләй юк диярлек. Авылыбызда бүгенге көндә хезмәт итүче солдатлардан – Илдан Хәйруллин, Зөлфәт Сәгыев. Хезмәтләре тәмамланырга 8 ай вакыт калып барган авылдашларыбызга исән-сау, чын ир-егет булып әйләнеп кайтуларын, ә армия сафларына чакыру көтүче Денис Зыкинга уңышлар, җиңел хезмәт телим. Алга таба дөньялар тыныч булып, афәтләр күрми, ил-көннәр имин, үзебез исән-сау булып, матур гомер итик дигән теләктә калам.

Кулъяулыклар чигеп озаткан идем,
Якын кешем диеп еракка.
Кулъяулыкны саклармын дип,
Китеп бардың миннән, озакка ...

Кулъяулыклар заманасы бетте,
Үтте инде андый вакытлар.
Кулъяулыклар чигеп озатулар,
Сагынырга гына калдылар.

Учларымда ялгыз кулъяулыгым,
Сине көтәм, диеп язылган.
Хыянәттән әче күз яшьләре...
Йөрәгемнән исемең сызылган....

Ничә еллар үтеп, күпме сулар акты,
Истәлекне кирәк ташларга.
Хәзер төгәл беләм, кирәк үземә дә
Синсез яңа тормыш башларга....

Зөлфия Хәйруллина.
Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев