Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Апрель үзгәрешләре балаларга кагыла

– 1 апрельдән 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләр хәзер яңача исәп ләнәчәк дип ишеттек. Бу чыннан да шулаймы һәм ул күпме булачак?

2020 елда шартлы рәвештә аз керемле гаиләләр өчен кертелгән балалар пособиеләре яңадан карала. Гаиләләрнең бер өлеше бу пособиене арттыруга дәгъва итә ала, әмма кайбер ата-аналарның ул, киресенчә кимергә, яисә бөтенләй алынырга мөмкин. Пособиенең бер ярымга, ә кирәк булса – ике тапкырга артуы бар.
Кемнәргә ничек арту турында безгә аңлатманы республиканың халыкка матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Яшел Үзәндәге 21нче филиалы җитәкчесе Анжела Корнишина бирә:

– 2021 елның 1 апреленнән 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга айлык түләү түбәндәге күләмдә биреләчәк:
Әгәр мөрәҗәгать итү датасына гаиләнең җан башына кереме күләме ТРда бер кешегә билгеләнгән күләмнән артып китмәсә, балалар өчен яшәү минимумының 50 проценты күләмендә бирелә. 2021 елда – 4 997,50 сум (2021 елда балаларга яшәү минимумы – 9 995 сум);
Әгәр балалар өчен яшәү минимумы күләменең 50 процентын түләүне исәпкә алгач гаиләнең бер затына уртача керем күләме мөрәҗәгать итү датасына ТРда җан башына билгеләнгән яшәү минимумыннан артып китмәсә, балалар өчен 75 процент күләмендә. 2021 елда – 7 496,25 сум (2021 елда балаларга яшәү минимумы – 9 995 сум);

Әгәр балалар өчен яшәү минимумының 75 проценты күләмендә ай саен түләүне исәпкә алганда гаиләнең җан башына уртача кереме мөрәҗәгать итү датасына ТРда бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумыннан артып китмәсә, балалар өчен 100 процент күләмендә. 2021 елда – 9 995 сум.

Ай саен түләү билгеләнгән гражданнарга аның күләмен яңадан исәпләү, аларның гаризасы нигезендә башкарылачак.
Айлык түләүне яңадан исәпләү өчен гражданнар 2021 елның 31 декабренә кадәр мөрәҗәгать иткәндә, әлеге хисап 2021 елның 1 гыйн варыннан, әмма бала 3 яшькә җиткәч кенә башкарылачак.

Гаризалар 2021 елның 1 апреленнән кабул ителә.
Гаризаны электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы яки Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев