Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Апрель законнары – 10 төп үзгәреш. Белә идегезме?

Гадәттәгечә, һәр елның апрелендә федераль ташламалардан файдаланучыларның берничә категориясе өчен пенсияләр индексация ләнә.

Картлык һәм инвалидлык буенча социаль пенсия ләрне иминият пенсиясенә (стаж һәм пенсия баллары җитмәгән) хокукы булмаган кешеләр ала. Шулай ук, туендыручысын югалту буенча социаль пенсияләр дә түләнә.

3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга пособиеләр
Бу түләүләр гаиләнең һәр әгъзасына уртача айлык керемне бер яшәү минимумына кадәр арттырырга мөмкинлек бирә. Ул бер ярымга, ә кирәк булса, ике тапкыр арттырыла ала.
«Шик ле ярлы» ата-ана лар тү ләү сез калырга мөмкин. Алар табышлары аз булып та, бай мөлкәткә ия булсалар, пособиегә исәп тота алмаячак.

Өлкән хезмәткәрләр больничныйдан чыга
Коронавируслы карантинга бәйле рәвештә, 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен «больничный листларын» рәсмиләштерүнең вакытлы кагыйдәләре гамәлдән чыга. Шул ук вакытта эш бирүчеләргә өлкән хезмәткәрләрне читтән торып эшкә өстенлекле тәртиптә күчерергә киңәш ителә.

Торак субсидияләренә тагын вакыт чикләүләре
Торак урыннары һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр янә 6 айга биреләчәк. 2020 елның апреленнән бер елга туктатылган тиешле нигезләмәнең гамәлдә булуы яңадан торгызыла.

Машина йөртү хокукын алуга имтихан тапшыруда яңа кагыйдәләр
Имтихан форматы сизелерлек үзгәрә, ягъни мәйданчыкта сыналган күнекмәләр «шәһәрдә» сыналачак. Дөрес, моның өчен шул ук автодромнар яки аз интенсив хәрәкәт итүче юл участоклары файдаланыла ала.
Тагын мөһим үзгәреш – автомәктәп инструкторы урынына машина йөртүче янында алгы утыргычта имтихан кабул итүгә вәкаләтле
ЮХИДИ хезмәткәре булачак.
Смартфоннарга – Россия кушымталары
Сәүдә базарына әкренләп Россия программалы электрон җайланмалар кертеләчәк. Хөкүмәт Карары Россиядә 2021 елның 1 апреленнән сатыла торган җайланмаларга түгел, ә шушы датадан башлап эшләнгән гаджетларга кагыла.
Бу законга Smart TV функциясе булган телевизорлар, ноутбуклар һәм шәхси компьютерлар да керә.

Сыра маркировкалау эксперименты
Тагын бер төркем товар маркировкага эләгә, әлегә – эксперимент сыйфатында. Бу юлы дәүләт «куллары» сырага, шулай ук аның нигезендә әзерләнгән эчемлекләргә һәм башка аз градуслы эчемлекләргә барып җитә. Эксперимент 2021 елның 31 августына кадәр дәвам итәчәк, шуннан соң мондый продукцияне мәҗбүри маркировкалау кертелүне көтәргә генә кала.

Тәмәке кабына бердәм бәя
Тәмәке кабының минималь бәясе яңа схема буенча исәпләнәчәк. Мондый товарның бердәм минималь бәясе кертелә. Аны Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәмәке продукциясе кабына акциз ставкасының минималь кыйм мәтен, өстәмә кыйммәткә салым ставкасы һәм артык лык коэффициенты нигезендә исәпләячәк һәм бастырачак.
Мондый формула нигезендә, 2020 елда тәмәке кабының бердәм минималь бәясе 89,75 сум булган булыр иде. 2021 елда 107,78 сум булырга тиеш. Ә 2022 елда – 111,98 сум.

Ломбардлар займнар бирүне чикли
Ломбардларның бер өлеше кулланучылар кредитларын бирү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.
Чикләү астына 2021 елның 10 гыйнварына кадәр дәүләт реестрына кертелгән ломбардлар эләгә. Аларга бу реестрда яңа кагыйдәләр буенча теркәлү узарга кирәк.

Туристик кэшбэк программасының өченче этабы
Программа кысаларында Россия буенча тур бәясенең
20%ын ки ре кайтарырга мөмкиннәр (әмма ул 20 мең сумнан да артмаска ти еш). Турның минималь озынлыгы – ике төн. Бәя чикләнмәгән (түләү күләме генә чикләнгән).
Тур «Мир» картасыннан түләнә. Кэшбэк түләү автомат рәвештә биш көн эчендә башкарыла.

2021 елда ничек эшлибез һәм ял итәбез
Апрель аенда бернинди бәйрәм көннәре дә юк, әмма бу ай календаренә май бәйрәмнәре йогынты ясый. 30 апрель бәйрәм алды эш көне булып тора, шуңа күрә эш сменасының озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев