Апрель үз кануннары белән килә
Апрельдән яңа кануннар гамәлгә керә.
Тагын пенсияләр
1 апрельдән пенсияләр индексацияләнә. Бу страховой пенсия алмыйча калган гражданнар категорияләренә кагыла. Андый пенсионерларга түләүләр 2 процент арта. Шуңа ярашлы карарга премьер-министр Дмитрий Медведев март аенда кул куйган.
Картлык, инвалидлык яисә туендыручысын югалту һәм дәүләт пенсиясе белән тәэмин итү буенча социаль пенсияләр арттырылачак. Индексация 4 миллионлап россиялегә кагыла. Шуларның 3,2 миллионы социаль тәэмин итү буенча.
Үзгәрешләр түбәндәгечә:
Социаль пенсия алучылар өчен өстәмә уртача 182 сум тәшкил итәчәк (9266 сумга кадәр арта);
103 сум – эшкә сәләтсез гражданнар – 65 яшькә кадәрге хатын-кызлар, ир-атлар 70 яшьтән алып – 5283 сум;
207 сум – I группа инвалидлар – 10567 сум;
103 сум – II группа инвалидлар – 5283 сум;
88 сум – III группа инвалидлар – 4491 сум.
Инвалид хәрби хезмәткәрләр:
I группа – 15851 сум (+310 сум);
II группа – 13209 сум (+259 сум);
III группа – 9246 сум (+181 сум).
Һәлак булган хәрби хезмәткәрләр гаиләләре әгъзалары:
10567 сум (+207 сум), әгәр дә ул хәрби травма нәтиҗәсендә үлгән булса:
7925 сум (+155 сум) – хезмәт барышында авырган очракта.
Чернобыльчеләргә пенсия арту 259 сумнан алып 13209 сумга кадәр тәшкил итәчәк, радиоактив пычрану зонасында яшәүчеләргә – 10567 сум (+207 сум).
Бөек Ватан сугышы ветеран-инвалидларына:
I группа – 13209 сум (+259 сум);
II группа – 10567 сум (+207 сум):
III группа – 7925 сум (+155 сум).
Бер ата-анасын югалткан яшүсмерләр яисә 23 яшькә кадәрге студентлар – 5283 сум (+103 сум); ике ата-анасын да югалтканнар өчен – 10567 сум (207 сум).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев