Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Апрель – Тукай, шигърият ае

Бу атнада Казанда Габдулла Тукай исемендәге XII Халыкара шигырь бәйгесенең республика турлары узды.

Беренчесеннән II турга чыгучылар арасында Норлат мәктәбе укучылары да бар иде.
Конкурсантларның чыгышларын РФ һәм ТРның атказанган һәм халык артисты Наилә Гәрәева, телевидение дикторы Инсаф Абдулла, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Эльмира Хамматова, артист Марсель Мәхмүтов бәяләде. Нәтиҗәләр буенча Әдилә Гыйләҗева (укытучысы Дания Гыймадиева) җиңүче дипломына лаек булды. Ә Газиз Сәйфетдинов (укытучысы Әлфия Сәлахиева) йомгаклау турына узды. Ул бүген 15 апрельдә, узачак гала-концертта чыгыш ясый. Афәрин, котлыйбыз!
Тукай, шигърият ае дәвам итә. Бүген Мулла Иле мәдәният йортында район күләмендә «Татар сүзе» шигырь сөйләүчеләр бәйгесе оештырылды. Бәйрәмнән безнең фоторепортаж сайтыбызда һәм тулы язма газетабызда булачак. Бездән аерылмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев