Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Антициклон тәэсирендә Татарстанда +11 градуска кадәр җылытачак

Шимбә һәм якшәмбе, 19, 20 октябрьдә, республикада һава торышын антициклон билгеләвен дәвам итәчәк. Сизелерлек явым-төшем көтелми.

19на каршы төндә термометр баганалары -4тән +1 градуска кадәр булса (төбәкнең көнчыгышында- -7 градуска кадәр), 20се төндә -2 дән -7 градуска кадәр күрсәтәчәк. Тәүлекнең якты вакытында һава +5, +11 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, дүшәмбе һәм сишәмбе, 21 һәм 22 октябрьдә, Татарстанда коры һава торышы сакланачак. Төнлә һава температурасы -3тән + 3 градуска кадәр, көндез 5тән 11 градуска кадәр нульдән югарырак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев