Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Анна Попова: Татарстан – коронавируска каршы көрәш нәтиҗәлелеге буенча лидер

Россия кулланучылар күзәтчелеге башлыгы ассызыклаганча, Татарстанда Covid-19 аркасында бернинди паника да булмаган.

Татарстан - яңа коронавирус инфекциясе белән көрәшүнең нәтиҗәлелеге буенча лидер. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында Россиянең баш дәүләт санитария табибы Анна Попова сөйләде.


«Татарстан Республикасы Россия эчендә яңа коронавируслы инфекциягә каршы эш нәтиҗәлелеге буенча беренче урыннарның берсен алып тора», - дип билгеләп үтте Роспотребнадзор башлыгы.


Федераль ведомство җитәкчесе Татарстан медикларына рәхмәт белдерде, алар беренче авыруларны "Даймонд принцесс" бортыннан кабул итте һәм уңышлы гына дәвалады.


"Безнең төбәктә паникага урын булмады. Бөтен көчне берләштереп, тормышны һәм сәламәтлекне саклау өчен тырыштык", - дип өстәде Попова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев