Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әниләр дә сынатмый: футбол уйный

Яшел Үзәннең ябык футбол манежында якынлашып килүче күркәм бәйрәмгә багышлап, «3нче спорт мәктәбе»ндә тәрбияләнүчеләрнең әниләре арасында футбол матчы узды.

⚡⚡Чарада "Супер Әниләр", "Бриллиантлар" һәм "Лисички" исемендәге өч команда катнашты. Кискен көрәштә "Супер Әниләр" командасы җиңү яулады. Спорт бәйрәме ахырында ТР ЗМР 3нче спорт мәктәбе директоры һәм биредә шөгыльләнүчеләр әниләрне бәйрәм белән котлады.

❤️Актив әниләргә катнашканнары өчен спорт мәктәбе хакимияте рәхмәтен белдерә. Чынлап та, балалары гына түгел, ә үзләренең дә спортта кайнап, ярышларда катнашуы бары тик соклану хисләре уята.

Әниләр шундый инде алар – һәр җирдә өлгер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев