Әни – җирдә иң газиз, иң якын кеше
Яшәеш

Әни – җирдә иң газиз, иң якын кеше

Рәхмәт, әнкәй, гомер бирүеңә, Төн йокыларыңны бүлүеңә. Безгә нык канатлар куюыңа, Ышанычлы терәк булуыңа.

❤️Әни – җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән.

Көннең яктылыгы-кояшта, күкнең матурлыгы-йолдызларда, җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез. Кадерлик без әниләрне, олылыйк! Аларның канатлары каерылмасын, тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен! Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!

Бәйрәм белән, газизләребез!!!

Фото интернет челтәреннән алынды.


Нет комментариев