Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Андрей Тузиков: Конституциягә төзәтмәләр Россияне юридик яктан сакларга тиеш

Илнең төп документында Россиянең хокукый суверенитетын беркетәчәкләр.

Кискенләшкән сәяси көндәшлек шартларында Россия үзенең юридик яктан иминлеген тәэмин итәргә тиеш. Мондый фикерне КНИТУның дәүләт, муниципаль идарә һәм социология кафедрасы мөдире, социология фәннәре докторы Андрей Тузиков «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә белдерде.

"Без конкурентлык көрәшенең кискенләшүен күрәбез. Илләр иң элек үз мәнфәгатьләре турында кайгырта. Мондый гео - сәяси көндәшлек шартларында Россия, шулай ук, аны халыкара судларга йөрмәс өчен, юридик яктан акцентларын урнаштырырга тиеш", - дип билгеләде Тузиков.

Ул, һәрбер ил үзенең территориаль бөтенлеген саклау яклы, дип өстәде, шуңа күрә Россия территорияләрен читләштерүгә юнәлдерелгән теләсә нинди өндәүләргә һәм гамәлләргә тыю турындагы төзәтмәләрне кертү кирәк иде.

"Бу төзәтмәгә ихтыяҗ күптән туган иде. Безнең илнең, Кырымны һәм башка территорияләрне биргәндә, үз территориясен бүлү буенча ачы тәҗрибәсе бар. Мондый хәл башка булырга тиеш түгел ", - дип йомгаклады Андрей Тузиков.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт Советы Россия Конституциясенә төзәтмәләр турындагы канунны хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев