Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Андрей Кондратьев ТР ишегалларында сайлауларда тавыш бирү яңалыгын атады

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе 1 сентябрьгә кадәр йорт яны территорияләрендә тавыш бирү мәйданчыкларының санын билгеләячәк.

Йорт алды территорияләрендә Татарстанда сайлауларда тавыш бирү өчен мәйданчыклар оештырырга планлаштыралар. Монда яшерен тавыш бирү өчен кабина урнаштыру мәҗбүри булачак. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев "Мәскәү" мәдәни үзәге бинасында урнашкан сайлау участогы буенча матбугат туры вакытында хәбәр итте.

"Кабинка - ул яңалык. һичшиксез тавыш бирү кабинасы булдырырга киңәш итәбез, - дип сөйләде Кондратьев. - Без районнар җибәргән заявкаларга бик игътибар белән карыйбыз, шундый тавыш бирүне үткәрергә теләгән йорт яны территорияләрен өйрәнәбез. Үзәк сайлау комиссиясе утырышында карар кабул итәчәкбез. Аннары районнар шундый тавыш бирүне уздыру өчен үзләре сайлаган урыннарны һәм вакытны законлаштырачак».

Шул ук вакытта, ул ассызыклаганча, сайлау участогы йорт янындагы территориядә яхшы һава шартларында гына эшләячәк. "Һава торышының фаразын төгәллибез. Һава торышы начар булганда без мондый тавыш бирүне оештыруны тыябыз. Һәм йорт яны территорияләрендә яңгырда тавыш бирү булмавын күзәтәчәкбез ", - дип дәвам итте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, сайлау участоклары бүлмәләрендә татарстанлылар 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирә алачак, ә йорт яны территорияләрендә участоклар өчен билгеле бер эш вакыты билгеләнәчәк. "Без дүрт сәгать тәкъдим итәбез - халык өчен иң уңайлы вакыт", - дип өстәде спикер.

Аның сүзләренчә, сайлаучыларны йорт яны территорияләрендә волонтерлар каршы алачак, термометрия үткәрәчәкләр, битлекләр һәм перчаткалар кулланырга тәкъдим итәчәкләр. Мондый тавыш бирүне уздыру урынын Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре контрольдә тотачак.

«Йорт яны территорияләрендә һәм автобусларда тавыш бирү - Татарстанда технологик яктан эшләнгән проектлар. Алар гамәлдә һәм тулысынча Россия Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан хупланган. Төрле челтәрләрдә кайдадыр урман ызанында тавыш бирү турында ялган мәгълүмат бар, бу Татарстан турында түгел. Агач төпләрендә тавыш бирүне без тыябыз, бу бөтенләй санкцияләнмәгән. Без технологик яктан тулысынча әзер һәм җиһазландырылган участокларны гына килештерәчәкбез һәм хәл итәчәкбез ", - дип билгеләде Кондратьев.

Ул ачыклык керткәнчә, 1 сентябрьгә кадәр Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе ачык һавада тавыш бирү мәйданчыкларының санын тәгаенләячәк. "Без районнарда тавыш бирү өчен шундый күп нокталар булуын таләп итмибез", - дип йомгаклады спикер.

Татарстанда республика Президентын һәм муниципаль депутатларны, шулай ук, РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына сайлаулар узачак. Киләсе сайлауларда 11, 12 һәм 13 сентябрьдә тавыш бирергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев