Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аналарның төн йокысын качырган сугыш...

Әфганстан. Аналарның төн йокысын качырган бу сүз – 20 нче гасырның зур афәте. Шушы сугышта илебез меңнәрчә солдатын югалтты.

Безнең Бакырчы авылыннан Нигъ­мәтҗанова Хәнифә апаның да ике улы –Хәниф һәм Әнәс абыйларга үзләренең хәрби бурычларын Әфганстанда үтәргә туры килә. 
Хәниф Нигъмәтҗанов 1965 елны Күгәй урманчылыгында туган. Аңа 5 яшь булганда гаиләләре Бакырчыга күченә. Ләкин әтиләре Хәнәфи абый яшьли үлеп китә. Хәнифә апага өч баланы кешедән ким-хур итмичә, ялгызына үстерергә туры килә. 
Хәниф абый гаиләдә икенче бала. Мәктәпне тәмамлагач, хәрби комиссариат чакыруы буенча,  ДОСААФта шофёрлыкка укый. Таныклыгына ия булгач, 1984  елның Совет Армиясе сафына алына. Башта алар Казанда, аннан Пензада, Бохарада, Термезда 52580нче хәрби частьта укуда булалар. 15 августта Аму-Дарья елгасы аша, Хайротон шәһәренә алып китәләр. Аннан Пули-Хумрига, аннан Кабулга очалар. Хәниф абый 40нчы армиядә, 59нчы автомобиль бригадасында шофёр булып, ике ел хезмәт итә. Ир-егет өстендәге бурычны намус белән үтәп, 1986 елның 5 августында Хәниф абыйлар Кабул шәһәреннән самолёт белән Ташкентка очалар. Сызрань, Волгоград аша үтеп, Казанга кайтып җитәләр. 
Туган җир, туган авыл, туган нигез... Никадәр изге, якын, кадерле икәнен, үз башыннан, йөрәге аша үткәргән солдат кына әйтер, мөгаен. Шундый хисләр кичереп, Хәниф абый туган авылыбыз Бакырчыга кайта. 
Еллар үтә тора... Хәнифә апаның икенче улы Әнәс абыйның да армия сафларына китәр вакыты җитә. Казаннан Төркмәнстанның Ашхабад шәһәренә поезд белән баралар. Анда 6 ай буе хәрби укуларда булалар. Шуннан инде Әфганстанга – Иолотань шәһәренә керәләр. Хәрби бурычын намус белән үтәп, Әнәс абый да ике ел шофёр булып хезмәт итә. 
1989 елны Әнәс абыйларны Термезга, ә Термездан Белоруссиягә чыгаралар. 1989 елның августында ул да, әнисен, туганнарын, авылдашларны сөендереп, исән-сау туган авылыбызга әйләнеп кайта һәм колхозда эшли башлый. Матур гына гаилә кора, кызлары туа. 
Чит җирләрдә барган канкойгыч бәрелешләрдә катнашып, туган авылына исән-сау кайткан солдатның гомере кыска була шул. Әнәс абый 1993 елда фаҗигале төстә вафат була.Тыныч тормышта яшь гомернең вакытсыз өзелүе, авыл халкын нык тетрәндерә. Кызы – Альбина ятим кала. Абыйсы – Хәниф абый аны үз канаты астына алып тәрбияли, аңа әти була. (Инде никадәр гомер үтте. Хәниф абыйның үз улы – Хәмбәл абый да солдат булып, хезмәт итеп кайтты, туган нигезендә калды). 
2001 елда Бакырчы мәктәбендә истәлекле вакыйга була. Бу тантана, Әфган сугышында катнашып, «Сугышчан хезмәте өчен» медаленә лаек булган Нигъмәтҗанов Әнәс Мөхәммәтхәнәфи улы истәлегенә багышлана. Батырлык онытылмый. Ничә еллар үткәннән соң, медаль аның туган авылына, туганнарына кайтып ирешә. Әнәс абыйга биреләсе «Сугышчан хезмәте өчен» медале әнисенә – Хәнифә апага тапшырыла. Шулай ук анага Әнәс абый истәлеге итеп, «Әфганстан корбаннарының ХӘТЕР КИТАБЫ»н бүләк итәләр. 
Без авылдашыбыз Хәнифә апаның туган илебезгә тугрылык­лы ир-егетләр, батыр солдатлар үстерүенә сокланабыз. Безнең Бакыр­чы авылы мәктәбенең «Туган якны өйрәнү» музеенда Нигъмәтҗанов Әнәс Мөхәммәтхәнәфи улына һәм Әфган сугышында катнашкан солдатларга багышланган стендлар төзелгән. Алар  Зәбихулла Зәйнуллин, Навил Бәхтияров, Тәлгать Низамов, Илсур Шәрәфетдинов, Басыйр Зарипов, Хәниф Нигъмәтҗанов, Әнәс Фәхретдинов һәм Әнәс Нигъмәтҗанов Әфган сугышында катнашкан солдатлар. Без сезнең батырлыгыгыз белән горурланабыз.

Раилә Закирова.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев