Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аналар тудырган батырлар

Әниләр көне уңаеннан Тау Иле мәдәният йортында уздырылган бәйрәм кичәсе әниләргә хөрмәт йөзеннән әнә шундый горур исем белән аталган иде.

Әйе, дөрестән дә Тау Иле батыр көрәшчеләр, спортчылар иле. Кечкенә генә тау куенына сыенып утырган авылдан никадәр көрәш буенча спорт мастерлары, чаңгыда шуу буенча чемпионнар үсеп чыккан.Бәйрәм уңаеннан, аннан батыр­ларны искә алу йөзеннән дә, мәдәният йортында: «Авылыбыз­ның данлыклы көрәшчеләре, шәхесләре» дигән стенд төзелгән. Мәдәният йорты хезмәткәре Гөлфинә Сәлахова, китапханәче Рушания Кадыйроваларның батырлар турында истәлекләр, мәкаләләр, фото-материаллар туплап эшләгән хезмәте ул. Әлеге истәлек тактага барлык көрәшчеләрнең фотолары куелып бетмәгән, аларны барлау дәвам итә, шуңа да урыннар калдырылган. Биредә урын алган, әле Норлат районы вакытында спорт бүлеген җитәкләгән, авыл яшьләрен зур спортка хәзерләгән, үзе дә Совет Армиясендә хезмәт иткәндә үк Белоруссиянең башкаласы Минск шәһәре чемпионы исемен алган Низамов Габдрахман, Норлат Сабан туенда хәрби хезмәттән кайтуга баш батыр булып калган Нуруллин Рәхим Нурулла улы, Сәлахов Мансур Гаяз улы, Сәлахов Әнвәр Гарәфетдин улы, спорт мастеры Фәрит Сафиуллин, әле авыл хуҗалыгы институтында укып йөргәндә үк көрәшеп батыр калган Габбас Габдулла улы Тимершин, бертуган Фаил, Фәһим, Фәргат  Төхвәтуллиннар һәм башкаларның фотолары урын алган. Әлеге идеяне башлап җибәрүче, үзенең  шәхси архивында сак­ланган бик күп фоторәсемнәр белән уртаклашкан Сәлахов Мансур Гаяз улы, Армия сафларына алынганчы чаңгыда шуу буенча Татарстан, СССР беренчелегендәге ярышларда күп тапкырлар җиңү яуласа, хезмәт итеп, көч туп­лап кайткач, үзен көрәштә сынап карый башлый. Җитезлеге, көрәш алымнарын белеп кулланучы егет Норлат, Яшел Үзән, тирә-күрше авыл Сабантуйларында да гел баш батыр булып кала. Ул вакытлардагы көрәш тәртибе турында ул болай дип искә ала: «Без көрәшкән елларда авырлыкны үлчәү юк иде, очко,  дигән әйбер дә юк иде. Көрәштә көндәшеңне чиста итеп аркасына салырга кирәк иде.Бәхетеңә кем чыга инде, 50 кг лы көрәшчеме, әллә 140 кг мы? Өч көндәшеңне еккач кына көрәшчеләр исемлегенә язалар иде. Норлат сабантуйларында егермеләп-утызлап көрәшче җыела иде, хәзерге шикелле ике-өч түгел». Авылдашларын бәйрәм белән тәбрикләгәч, Мансур Гаяз улы яшьләргә мөрәҗәгать итте:  «А та-бабаларыгыз шикелле спортны яратыгыз, сәламәт яшәү рәвешен үз итегез, спортчылар династиясен дәвам итегез», – диде. Менә шундый матур истәлекләр белән, бер уңайдан бакыйлыкка күчкән көрәшчеләрне дә искә алып, җыр-моң, дәртле биюләр белән, авыл үзешчәннәре,Урысбага, Норлаттан килгән кунак артистлар катнашуында бик эчтәлекле үтте бәйрәм кичәсе.

Розалия  Ибраһимова.
Тау Иле – Норлат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев