Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ана капиталыннан файдалануда үзгәрешләр

Агымдагы елның 11 апреленнән ана (гаилә) капиталы акчаларыннан файдалану кагыйдәләренә кертелгән үзгә решләр (Хезмәт минист рлы гының 2021 елның 26 февралендә кабул ителгән 93нче боерыгы) сертификат акчасын тулысынча яисә өлешчә булачак пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга җибәреп, соңрак башка максатларда файдалану өчен кире алучыларга кагыла.

Сертификат хуҗасы ана капиталы акчасын пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга тотарга дигән карарын үзгәртергә теләсә, ул Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм 6 ай эчендә бу акчаны торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга яисә инвалид баланы социаль адаптацияләүгә юнәлдерергә тиеш.

Әгәр күрсәтелгән срокта гаилә санап үтел гән вариантларның берсен дә сайлый алмаган очракта, законда срокны озайту каралган. Әм ма бу вакытны сертификат хуҗасының гаризасы нигезендә бары бер тапкыр озайтырга мөмкиннәр. Карар озайтылган срокта да кабул ителми икән, 3 айдан соң Пенсия фонды пенсия тупланмаларын шул ук дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына яисә моңа кадәр тупланма өлеш формалашкан идарәчел компаниягә кире җибәрә.

Балалы гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән кабул ителгән федераль программа гамәлгә кер гәннән бирле 73 сертификат хуҗасы, шул исәптән 2021 елда 2 әни, гариза язып, ана капиталы акчасын булачак пенсияләренә юнәлтте. Шуларның берсе, фикерен үзгә р теп, сертификат акчасын кире Пенсия фондына кайтарды.
2007 елдан бүгенгәчә Татарстанда 328500 ана (гаилә) капиталы сертификаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев