Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ана капиталыннан ай саен түләү кемнәргә бирелә?

Ана капиталына кагылышлы законнарны баласы булган ата-аналар яхшы белергә һәм үзгәрешләр үзәгендә торырга тиеш.

Ишеткәнегез булса, бу елның 1 маеннан «Балалары булган гаиләләргә ай саен түләүләр турында» федераль законга үзгәреш­ләр кертелгән иде. 
Законның 2нче маддәсенә ярашлы рәвештә икенче бала тууга бәйле ай саен түләүне билгеләү турында  гаризаны яшәү урыны буенча Пенсия фондына,  йә булмаса, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган үзәккә бирергә була. 
– Ана капиталы исәбеннән ай саен түләүгә хокуктан аз керемле һәм икенче балалары 2018 елның 
1 гыйнварыннан соң туган яисә уллыкка алган һәм ана капиталының бөтен суммасын алмаган гаиләләр файдалана ала, – дип аңлата бу уңайдан  Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Артур Киселев. – Әлеге капитал исәбеннән ай саен түләү алуны билгеләтү өчен гариза белән  гаиләдә икенче бала тугач 1,5 ел эчендә мөрәҗәгать итәргә була.  Әгәр дә ПФРга беренче ярты елда мөрәҗәгать итсәгез, түләү туган яисә уллыкка алган датадан башлап барлык айларга биреләчәк. 6 айдан соң мөрәҗәгать ителсә, түләү гариза биргән көннән түләнә башлый. 
Болардан тыш, ПФР сайтында гаиләнең түләүгә хокукын билгели торган калькулятор эшли һәм анда шулай ук  конкрет регионда аның күләмен дә белеп була.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев