Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ана капиталында яңалык

«Кешеләргә акча белән эш итүдә күбрәк ирек кирәк”, — дип искәртте бу уңайдан Дмитрий Медведев.

Россия Премьеры Дмитрий Медведев икенче яки аннан соңгы балалары туганчы ипотека алган гаиләләргә ана капиталын ипотека кредитының шартларын яхшыртуга рөхсәт бирүче карарга кул куелуын җиткерде. Бу хакта "Интерфакс"ка сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

“Хөкүмәт карарына кул куелды. Ул ана капиталы акчасын ипотека кредитының шартларын яхшыртуга, шул исәптән икенче яки аннан соңгы балалары туганчы яки тугач алган ипотека займнарын түләүгә тоту хокукын бирә”, - дигән ул вице-премьерлар белән узган киңәшмәдә.

Хөкүмәт башлыгы хәзерге вакытка кадәр ана капиталы төзелеш буенча элек алган займнарны түләү өчен һәм икенче яки аннан соңгы балалары туганчы финанс бурычлары туганда торак алу өчен генә тотылганлыгын җиткерде.

"Болай бик җайлы түгел иде, кешеләргә акча белән эш итүдә күбрәк ирек кирәк”, - дип искәртте бу уңайдан Медведев.

Фото: tetatet-club.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Материнский капитал