Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ана капиталына 300 меңенче сертификат тапшырылды

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе республикада ана (гаилә) капиталына 300 меңенче сертификат тапшырылуы хакында хәбәр итә.

Юбилей сертификатына ия булган Исмәгыйловлар гаиләсе Байлар Сабасында яши. Эльвина һәм Ринат Исмәгыйловларның көтеп алынган беренче балалары Самина истәлек ле көн – социаль хезмәткәрләр көнендә туган. Һөнәре буенча шәфкать туташы Эльвина хәзер бар вакытын сабые янында үткәрә, Ринат балалар иҗаты үзәгендә эшли.

«Кызыбыз туу шатлыгына саллы матди ярдәм дә өстәлде. Гаиләләр иминлеге хакында Республика һәм ил күләмендә кайгыртулары икеләтә куанычлы. Сертификатка өстәп без республикадан түләү дә алачакбыз, ул ярдәм Рөстәм Нургалиевич тәкъдиме буенча күрсәтелә», – дип сөенечләре белән уртаклаша бәхетле ата-ана.

Гаиләнең сертификатны ЗАГС һәм башка ведомостволар биргән мәгълүматлар буенча проактив режимда алуларын да искәртеп узу урынлы булыр. Әлеге мөмкинлектән гражданнар 2020 елның апреленнән башлап файдалана. Пенсия фондына мөрәҗәгать итмичә генә 6370 сертификат бирелгән инде.

– 2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай, без ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иттек, быел Россия Пенсия фонды оешуга 30 ел тула, бүген без 300 меңенче сертификатны тапшырдык. Күптән түгел генә Конституция гә үзгәрешләр кертү буенча лаеклы позициядә булуыбызны күрсәттек һәм әлбәттә, алда Татарстан Президентын сайлаулар хакында да истән чыгармаска кирәк. Мин һәркайсыбызның киләчәк буыннар өчен ышанычлы киләчәк хакына дөрес адым ясаячагына ышанам, – дип белдерә Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Хәтерлисездер, ана капиталына беренче сертификат ерак 2007 елда тапшырылган иде. Ул вакытта балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең бер төре 250 мең сум тәшкил итте. Бүгенгә бу сумма 2,5 тапкырга арттырылып, ул 616 617 сумга кадәр җитте. 2020 елдан башлап сертификат гаиләдә беренче булып туган яисә уллыкка алынган балаларга да бирелә, аның күләме 466 617 сум тәшкил итә.

Программа гамәлдә булган еллар дәвамындагы кебек, бүген дә ана капиталы күбесенчә торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелә. Ул гомуми күрсәткечнең 90 процентын тәшкил итә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев