Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

АНА КАПИТАЛЫ гаилә иминлеге хакына

Татарстан Пенсия фонды 2019 елда 10 меңләп ана капиталына дәүләт сертификаты тапшырды.

Әлеге про-грамма эшли башлаганнан бирле респуб ликабызда сертификат бирүне сорап язылган 280 мең гариза ка-бул ителде. Сертификат алучыларның 80 проценты ана капиталы акчасын тулысынча файдаланган. Про-грамма кысаларында ана капиталына 84 миллиард сум акча түләнгән.

Гариза белән мөрәжәгать итүчеләрнең 90 проценты ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга тоткан. Прог рамма эшли башлаганнан бирле 220 мең гаилә торак шартларын яхшырткан. Шулардан 190 мең гаилә ана капи-талы белән торак кредитларын тулысынча яисә өлешчә каплаган. 30 меңнән артык гаилә торак шартларын кредит ал-мыйча гына яхшырт кан.
Болардан тыш, Россия Пенсия фондында сертификатны балаларга белем бирүгә юнәлтүне сорап язган 18 мең гари-за кабул ителгән. 2018 ел башыннан программага үзгәрешләр кертү капитал акчасын мәгариф өлкәсенә юнәлдерүчеләр санын артуга китерде. Хәзер гаиләләр сертификат акчасын балага өч яшь тулганны көтмичә, сертификат алуга ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре өчен түләүгә тота ала.
Нәтиҗәдә, 6 меңнән артык гаилә, әлеге мөмкинлектән файдаланып, ана капиталы белән балалар бакчалары һәм яслеләр өчен түләде. Сертификат акчасын дәүләтнеке булмаган балалар бакчалары һәм яслеләр өчен түләүгә юнәлде-рергә, шулай ук бала караган өчен түләү чыгымнарына тотарга да була. Әлбәттә, бу очракта хезмәт күрсәтү учрежде-ниесенең әлеге эшчәнлек белән шөгыльләнергә лицензиясе булуы шарт.

Тулырак газетабыздан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X