Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ана капиталы бирелә башлады

Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасына үзгәрешләр керткән Федераль законны раслады. Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләргә дәүләт ярдәме суммасын арттыра, ана капиталын куллануның яңа мөмкинлекләрен беркетә, капитал белән эш итүне гадирәк һәм уңайлырак итә, шулай ук, программаның гамәлдә булу вакытын озынайта.

Беренче бала өчен Ана капиталы
Кабул ителгән закон нигезендә, төп яңалыкларның берсе – беренче балага ана капиталы билгеләү. 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап, яңа туган яки тәрбиягә бала алган барлык гаиләләр  466 617 сум күләмендә Ана капиталына хокук алды.

Икенче бала өчен ана капиталы суммасын арттыру
2020 елдан икенче бала туган гаиләләр өчен ана капиталы өстәмә рәвештә 150 мең сумга арта һәм шул рәвешле 616 617 сум тәшкил итә. Әгәр элек гаиләнең моңа хокукы булмаса (мәсәлән, беренче ике бала закон кертелгәнче туган булса), 2020 елдан башлап туган яки уллыкка алынган өченче, дүртенче һәм теләсә ничәнче бала өчен дә шундый ук сумма каралган.

Рәсмиләштерү һәм аның белән эш итү срокларын кыскарту
2021 елдан башлап, Ана капиталын рәсмиләштерү һәм аның белән эш итү кыс ка вакыт эчендә мөмкин булачак. Ана капиталы сертификаты бирү, яңа тәртип буенча, биш эш көненнән, акча белән эш итү турындагы гаризаны карап, тикшерү – ун эш көненнән дә артмый. Аерым очракларда, әгәр башка ведомстволардан мәгъ лүмат соратып алу зарурлыгы туса, бу сроклар унбиш һәм егерме эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин.
Агымдагы ел ахырына кадәр Ана капиталы буенча гамәлдәге норматив срок лар саклана. Сертификатны рәсмиләштерү өчен – унбиш эш көне, гаиләнең акчалар белән эш итү турындагы гаризасын карау – бер ай. Чынбарлыкта, Пенсия фондының территориаль органнарының күбесе бүген үк тиешле хезмәтләрне тизләтелгән режимда тәкъдим итә.

Сертификатны актив рәсмиләштерү
Гаиләләр Ана капиталын тизрәк алсын һәм аны рәсмиләштерүгә күп көч түкмәсен өчен, апрель уртасыннан Пенсия фонды Ана капиталы сертификатларын актив рәвештә бирү эшенә керешә. Димәк, бала тугач, Ана капиталы автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк һәм гаилә, сертификат артыннан мөрәҗәгать итмичә, аның белән эш итә алачак. Бу очракта Пенсия фонды мөстәкыйль эшли.
Ана капиталына хокук бирүче бала туу турында мәгълүмат Пенсия фондына Гражданлык хәле актлары язмаларының дәүләт реес трыннан киләчәк. Хәзерге вакытта Фонд бүлекләре ЗАГС реестры белешмәләре буенча сертификат рәсмиләштерүне тикшерә һәм моның өчен ата-аналар һәм балалар турында кирәкле мәгълүматны билгели.
Сертификатны рәсми ләштерү турындагы мәгълүматлар Пенсия фондының мәгълүмат системасында теркәлә һәм фонд сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында ананың шәхси кабинетына җибәрелә.
Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен сертификатны рәсмиләштерүнең элеккеге гариза тәртибе саклана, чөнки, уллыкка алу турындагы мәгълүматларны тәрбия гә бала алган ата-аналар үзләре генә тапшыра ала.

Ана капиталын банклар аша кредит түләүгә юнәлтү
Расланган үзгәрешләр Ана капиталы белән идарә итүне гаиләләрдә иң кирәкле юнәлеш – кредит акчаларын җәлеп итеп, торак шартларын яхшырту өчен уңайлырак итә.
Ана капиталын кредитларны түләүгә тизрәк җибәрү өчен тиешле гаризаны кредит ачылган банкта бирергә мөмкин булачак. Ягъни банкка һәм Пенсия фондына – ике тапкыр мөрәҗәгать итәсе урында – гаиләгә бары тик банкка гына мөрәҗәгать итү дә җитә, анда берүк вакытта кредит рәсмиләштерелә һәм кредитны яки беренче взносны түләү өчен гариза бирелә.
Әлеге хезмәт күрсәтү банклар һәм Пенсия фонды арасында килешүләр төзү буенча алып барыла.

Бакча участокларында йортлар төзү өчен Ана капиталы
Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләрнең Ана капиталын бакча участогында торак йорт төзү өчен файдалану хокукын закон белән ныгытты. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, җиргә милек хокукы һәм торак төзүгә рөхсәт булу мөһим шарт булып тора.

Программаны озайту
Ана капиталы программасы биш елга – 2026 ел ахырына кадәр озайтылды. Бу вакытка кадәр, 2020 елдан башлап, яңа туган яки тәрбиягә бала алган барлык гаиләләр Ана капиталы рәвешендә дәүләт ярдәме чараларына хокук алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев