Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” генераль директоры Александр Филиппов яшел үзәнлеләрне, ветераннарны һәм илебезнең диңгез чикләрен саклаучыларны Россия Федерациясе Хәрби-диңгез флоты көне белән ихлас котлый.

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Кадерле ветераннар, Россия диңгез чикләрен саклаучылар!

«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятенең меңләгән коллективы исеменнән Хәрби-Диңгез Флоты көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез.

Безнең ил һәрвакыт үзенең флоты, Россия диңгезчеләренең батырлыгы, диңгез офицерларының данлы динас тияләре белән горурлана. Бу бәйрәм дә үз язмышларын флотта авыр һәм мактаулы хезмәт итү белән бәйләгән батыр кешеләргә хөрмәт билгесе булып тора.

Бу көнне без Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны диңгез һәм океан киңлекләрендә саклаганнарның барысын да искә төшерәбез. Без чикләрне саклаган һәм Җиңүнең гомуми эшенә үз өлеш ләрен керткән якташларыбыз белән горурланабыз. Аларның язмышы – яшь буын өчен ныклык һәм патриотизм үрнәге.
Шунысы куанычлы, хәрби-диңгез флоты диңгезчеләренең бүгенге буыны, алар арасына яшел үзәнлеләр дә бар, ата-бабаларының данлы традицияләрен намус белән дәвам итә, заманча техниканы үзләштерү буенча катлаулы бурычларны уңышлы хәл итә, диңгез чикләрен ышанычлы саклый һәм Россиянең милли мәнфәгатьләрен яклый.

Россия флоты тарихына горькийлылар да алтын хәрефләр белән үз исемнәрен кертте. Безнең шәһәрнең күп кешеләре өчен суднолар төзүче һөнәре язмышка әйләнде. Ә «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ стапельләреннән чыгарылган хәрби кораблар бөтен илнең горурлыгы булып тора.
Кадерле дуслар! Бу матур көндә сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, игелек, бәхет һәм иминлек телибез. Бу бәйрәм һәрвакыт якты, тыныч һәм шатлыклы булсын!

Александр Филиппов,
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»
АҖ генераль директоры
Константин Кузьменко,
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»
АҖ профсоюз оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев