Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Ак Барс” Суднолар төзелеше Корпорациясе” генераль директоры Ренат Мистахов Яшел Үзән районы халкын, ветераннарны һәм шәһәребез кунакларына Россия Федерациясе Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан иң җылы котлауларын җиткерә.

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәр кунаклары! Хөрмәтле ветераннар! Кадерле дуслар!

«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез!
Бу һөнәри бәйрәм Россия истәлекле даталар календаренда аерым урын алып тора. Аның белән хәрби диңгезчеләрнең күп санлы каһарманлык үрнәкләре, данлы казанышлар һәм Ватан хакына күренекле җиңүләр бәйле, шуның аркасында безнең диңгез чикләре һәрвакыт дәүләт тынычлыгы гарантлары булды һәм булып кала бирә.

Бөек Петр чорыннан Россия Хәрби Диңгез Флотының куәтен һәм хәрби әзерлеген саклауга, үстерүгә, ныгытуга зур игътибар бирде, аның төп бурычы – диңгез чикләренең генә түгел, ә гомумән дәүләтнең куркынычсызлыгын тәэмин итү. Флотка ярдәм итү – бөтен илнең бурычы. Барлык меридианнарда дулкыннар өстеннән җилфердәүче Андреев флагы, Ватаныбызның чын бөек леге турында барлык сүзләрдән дә яхшырак сөйли.

Бергә без – флотның шәхси составы да һәм кораб лар төзүчеләр дә, конструкторлар, эшчеләр һәм тармакның күпсанлы предприятиеләре хезмәткәрләре дә – Россия Хәрби-сәяси, стратегик һәм геосәяси тотрыклылыгын тәэмин итү өчен барысын да эшлибез. Яшел Үзән халкы күп еллар дәвамында Ватаныбызның оборона куәтен ныгытуга, Хәрби-Диңгез Флотының куәтен арттыруга саллы өлеш кертә. Без Россия Хәрби-диңгез флотының алга таба да ныгуын, камилләшүен һәм Ватаныбызның горурлыгы булып калуын дәвам итсен өчен эшлибез.

Бу бәйрәм көнендә барлык хәрби диңгезчеләргә, кадерле ветераннарга, гомерләрен озак еллар буе флотка биргән, Хәрби-Диңгез Флотын яраткан, аның традицияләрен хөрмәтләгән һәм аның белән горурланган барлык кешеләргә нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм Россиягә хезмәт итүдә яңа казанышлар телибез! Уңышлар һәм киль астында җиде фут!

Ренат Мистахов,
«Ак Барс» Суднолар төзелеше Корпорациясе» АҖ генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X