Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

АЛТЫН УРТАЛЫКТА ЯШИБЕЗ

2019 елда бик күп бергәләшеп эшләргә туры киләчәк, – диде үзенең 2018 елга хисап чыгышында ЯҮМР Башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Сапожников.

– Безнең барыбызның да – район һәм җирлек башлыкларының, учреждение, оешма, предприятие җитәкчеләренең максаты һәм бурычы уртак – биредә яшәүче халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын яхшырту, уңайлы, имин итү.

КЕЧЕ ҺӘМ УРТА ЭШМӘКӘРЛЕК
2018 елның 1 октябренә район буенча 5 мең кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары теркәлгән. Алар ел саен республика һәм федераль ярдәм программаларында катнаша. «Лизинг-грант» буенча тапшырылган 8 гаризаның бишесе узган, аларның икесе ярдәм алуга ирешкән. Узган ел Али Сөләйманов «Зеленодольское РАЙПО» кулланучылар кооперативын оештырган. Анда авыл хуҗалыгы продукциясен беренчел әзерләү, эшкәртү һәм фасовкалау планлаштырыла, әлеге экологик яктан чиста азык-төлекне сату өчен кибетләр челтәрен булдыру да күз алдында тотыла.
Ел дәвамында бизнес вәкилләре белән «галстуксыз»  тематик очрашулар оештырылган. Даими рәвештә кредитлар, займнар, гарантия фонды аша ышаныч алу, факторинг, лизинг-грант һ.б. буенча аңлату эшләре алып барыла. 
Үзмәшгульләр (самозанятые) категориясе турында да әйтеп узарга кирәк. 2019 елның 1 гыйнварыннан бирле Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә, Калуга өлкәсендә, шулай ук, Татарстанда пилот проекты старт алган иде. Бүгенге көндә безнең районда 175 кеше тиешле теркәлү узган инде. Алар барысы да халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли.

МӘГАРИФ
Социаль сораштырулар, район һәм шәһәр халкының мәгариф эшчәнлегеннән риза булмавын ачыклаган. Балалар бакчаларында урыннар җитешмәве (хәзерге вакытта чиратта 1745 бала урын көтә), мәктәпләрдә укучылар санының артык күплеге һәм IX сыйныфтан соң бик күп баланың чыгарылуы – иң еш күтәрелгән мәсьәләләр.
Мондый социаль киеренкелекне бетерү өчен, яңа балалар бакчалары төзү котылгысыз. Республика президенты ярдәме белән Новониколаевскида балалар бакчасы, Осиново бистәсендә Карпов исемендәге мәктәпкә 800 урынлы янкорма төзү эшләре инде башланды. Мәктәпләрне ремонтлауга, шулай ук, зур игътибар бирелә. Районда өч мәктәп түбәсе 26 млн. сумлык капиталь төзекләндерелгән. 2018 елда Раифа мәктәбенә автобус кайткан. Хәзерге вакытта  районда 16 476 кеше укый, 9 127 бала бакчага йөри, балигъ булмаган 59 бала өчен гаиләдә уку формасы сайланган. Бишнә авыл җирлегендә яшәүчеләрнең үтенечләрен исәпкә алып, район башлыгы карары нигезендә, биредәге мәктәпне төп гомум белем бирү категориясенә үзгәртәчәкләр.
Укыту учреждениеләрендә туклану 100 процент.

Тулы язманы газетадан укырга мөмкин (№21).

 

Рәсемдә: ТР яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттаховның җиңел кулы белән «Чайка» лагерында яңа тормыш башланыр кебек. 

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев