Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алтын һәм Мәрмәр: Екатеринбургтагы гади мәктәп патша сарайларына ошап калды

Екатеринбургта ремонттан соң укучылар килгәч мәктәпне танымадылар. Каникуллар вакытында 106 нчы мәктәп чын Версальгә әверелде. Идәндә-мәрмәр, стеналарда — алтын, зөбәржәт колонналар.

Миллиардер Андрей Симановский бирегә искиткеч ремонт ясаган. "Сима-ленд» компанияләр төркеме милекчесе-үзе 106 нчы мәктәп укучысы. Екатеринбург мәктәбенең патша сараена әверелүе хакында хәтта чит ил телеканаллары шаккатып сөйләгән. Люкс стилендә ясалган мәктәп гади халыкта каршылыклы фикерләр уятты. Янәсе, берәү акчасын кая куярга белми. Мәктәпне алтынга күмеп гөнаһларын юмакчы була. Ә шәһәр һәм мәктәп җитәкчелеге, укучыларга әлеге патша сараен хәтерләткән мәктәп нык ошый.
Эх, бездә дә Симановский сыман иганәчеләр булсын иде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев