Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алпавыт гөле үсә бакчаларда

Искиткеч, сөбеһаналлаһ, бигрәк матурлар! Әлеге соклану сүзләрен үз бакчаларында, интернет челтәрендәге дусларыбыз куйган чәчәкләргә карата әйтәбез.

Нинди генә матур чәчәкләр үстерми хәзер халык, күбесе инде бәрәңге бакчасының өчтән беренә дә чәчәк кенә утырта башлады. Без үскәндә бар идеме соң әле бу кадәр чәчәк үстерүчеләр? Юк! Чөнки, мал-туарына пешерү өчен дә, кыш буе ашап чыгарга да, язын кабат утырту өчен орлыкка калдырырга төп ризык булган бәрәңге үстерү кирәгрәк иде. Әле, хәтерлим, кайберәүләр хәтта, өй алдына да берничә төп булса да бәрәңге утыртып куя иде. Әле моннан биш-алты еллап кына, корылык аркасында бәрәңгеләр булмый башлады бит, әй тилмергән иде, минем кебек бәрәңге яратучылар. Ул эре, үзе сары төстәге Египеттан кайткан, диделәр, бәрәңгенең ни тәме булмады, тәүбә-тәүбә, ризыкка сүз әйтергә ярамый, билгеле. җитәме соң инде коры суда да ярмаланып пешкән үзебезнең бәрәңгегә?!

Чәчәктән башлаган иде, диясезме? Менә шул елларда нигә генә бер ун төп бәрәңгегә су сибеп йөрмәдем икән, диеп, үкенгәннәрем. Юк, миңа чәчәк кирәк булды, алар корымасын, дидем. Тагын шул чәчәккә күчәм әле, элек бит бик сирәк кешеләрнең йорт алдында гына ал, кызыл төстәге алпавыт гөле биек булып үсә иде. Белмим аны алпавытлар гына үстергәнме, аннары Казан гөленә әйләнде ул, барыбер матур иде, чөнки, башка чәчәк үстермәде халык. Алпавыт гөле әле дә үсә бакчаларда, бирешәсе килми, матур бит!

Розалия Ибраһимова. Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев