Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алмагыз әле шул чәчәкләрне, ник дисәгез

#әйтәмәле

Бәйрәм көннәре якынлаша, шул уңайдан бер фикеремне җиткерәсем килгән иде.

Күптән түгел кызыма туган көненә чәчәк алдым. Берничә урынга керергә туры килде. Бәяләреннән күзем маңгайга менде, хәзер 8 март алдыннан тагын да күтәрелгәндер инде ул. Өч роза чәчәге алган идем, берсе икенче көнгә үк башын салды, аннан калганнары да озак тормады. Соң, мин әйтәм, бу бәягә берәр гөл алган булсам, тәрәз төбемдә еллар буе күземне иркәләп утырыр иде.

Сүзем шул, алмагыз әле бүләк итеп шушы чәчәкләрне, гомерләре бик кыска, ике көннән чүп чиләгенә атасы, ә бәясе кесәгә суга. Иң яхшысы гөл бирегез, җылы сүзләрегезне, игътибарыгызны кызганмагыз. Без – гүзәл затларга шуннан да кадерлесе юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев