Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алма апа

Туганлык җепләрен өзмичә,бергә бәйләп тотучы әтинең сеңлесе Рәхимә Шәйхетдинова бердәнбер өлкән буын туганыбыз. Без аңа балачактан ук Алма апа, диеп әйтергә өйрәнгән.

Сиксән сигез яшен тутырса да, хәтере яхшы, җор телле, мәзәкчән ул безнең. Күрше Күгеш авылында яшәүче Алма апабыз безне, күптән мәрхүм булган абыйсының кызларын, гел истән чыгармый, аш-судан калдырмый. Әле менә корбан ашы уздырды, өлкән улы Илдусының вафат булуына биш ел узган. Венгриядә хезмәт иткәндә имгәнеп, аяклары йөрмәс хәлгә килеп, урында гына ятарга дучар ителгән иде. Озын буйлы, сау-таза улының шундый хәлгә калуына бөтен гаиләсе күпме борчу-кайгы кичергәннәрен үзләре генә белә. Алма апабыз аны бала карагандай карап, төшенкелеккә бирелергә ирек бирмәде, хәер, Илдус та, эчендәге утын, бервакытта да күрсәтмәде, гел шаяртты, көлде. Ике елдан соң апабызга тагын зур хәсрәт кичерергә, икенче улын, Илдарын да мәңгелеккә югалтырга язды. Әле әтисе исән чагында ук бергәләп чишмәләр ачып, аларны карап, чис­тартып йөрде Илдар. Аннары игелекле, изге эшен уллары белән дәвам итте, чишмә өен ясап, буяп, бик матурлап куйгач, чишмә бәйрәменә санаулы көннәр калганда гына китеп барды ул. Бик тә көткән иде ул бу бәйрәмне, әмма авыруы җиңде. Алма апа күпне кичерсә дә,үзенең оптимистлыгын югалтмый, кызлары белән концертларга да баргалый, оныклары туенда танылган артистлар белән фотога төшәргә дә өлгерә. Әле бакча тулы җиләк-җимешләре, өй алдындагы төрледән-төрле чәчәкләренә сокланып,менә күрегез, дияргә дә онытмый.
Саубуллашканда, «Мин исән чагында килеп йөрегез, туганлыкны саклагыз, безгә күп калмаган инде», дисә дә, истәлеккә төшереп алам, дигәч, кара әле, яулыгым дөресме, дип бик теләп төште үзе. Әнә шундый ул – картая белми торган Алма апабыз!

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев