Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Алло, почтамы? Әйе, бишенче тыңлый! “

Моннан 61 ел элек, Норлат районының почта бүлеге телеграфына эшкә килгән 18 яшьлек Ризидә Борһанованы мин гел, сугыш турындагы фильмнардагы радист кызлар шикелле күз алдына китерәм.

 Моннан 61 ел элек, Норлат районының почта бүлеге телеграфына эшкә килгән 18 яшьлек Ризидә Борһанованы мин гел, сугыш турындагы фильмнардагы радист кызлар шикелле күз алдына китерәм.

Биредә урнаштырылган ике коммутаторда алмашлап эшләүче җиде телефончының һәрберсе үзенең шәхси саны белән йөртелә, бишле саны Ризидәнеке була. Әле эшли башлаганчы телеграммаларны кабул итеп укыр өчен Морзе әлифбасын өйрәнергә кирәк, аны 1837 елда Америка рәссамы Сэмюэл Морзе иң элек электромагнит телеграф аппаратын уйлап тапкан, ә 1938 елда әлеге аппарат өчен Морзе кодын эшкәрткән. Менә шушы нокта, сызыклардан торган әлифбаны үзләштереп кенә килгән телеграммаларны укый алган телефончы кызлар. Ул вакытларда телефоннар бик сирәк кешеләрдә генә булып, барлык элемтә, сөйләшүләр, менә шушы коммутатор ярдәмендә, аның янәшәсендә урнашкан ике кабина аша бара.

-Район вакытларында Казан үзәк элемтә бүлеге белән турыдан-туры линия эшли иде, аның ике сәгате безгә, ике сәгате Кайбыч районы элемтә бүлегенә бирелә иде. Республика, район җитәкчеләре белән дә сөйләшергә туры килгәнгә, безне райкомга чакыртып, үзегезне сөйләшкәндә ягымлы тотыгыз дип гел искәртеп тордылар, - дип искә ала ул чакларны Ризидә апа, -Телеграммалардан, аеруча "Ракета" дигәне бик хәтердә калды, чөнки ул ике минут эчендә хәрби коммиссариатка тапшырылып, алар җавап та җибәрергә тиеш иде. Ике-өч сүздән торган җөмләне без укый алмый идек, чөнки хәрби сер, бик еш булмаса да әлеге серле телеграмма килгәч, барыбызны да аякка бастыра иде. Тирә-күрше авыллар өчен дә бар хәбәрне без җиткерә идек, туган көннәр, юбилейлар, кайгылы хәбәрләр дә бик еш килде, телефоннар бервакытта да тынып тормады. Бер авылдашыбыз вафат булгач, Казахстанда хезмәт итүче улын чакыртып телеграмма суктык, ике көн үтте, улы юк, ислам дине буенча мәетне озак җирләмичә тотарга да ярамый, туганнары күзгә карап бездән хәбәр көтә... Бик авыр була иде шул чакларда. Солдат егет әтисенең җидесенә генә кайтып җитте, хәрби өйрәнүләрдә булып хәбәр итмәгәннәр икән, - дип дәвам итә ул.

Эше сменалы. Ял, бәйрәм көннәрендә өйдә булырга туры килмәсә дә, тормыш иптәше Илдус Юныс улыннан бик уңды ул, һәрвакыт аңлап, ярдәм итеп, теләктәшлек белдерүче тугры тормыш иптәше белән уңган-булган, белемле ике кыз тәрбияләп үстерделәр, Илсөяр белән Рима хәзер үзләре дә югары белемле укытучылар, әтиләре юлынан китеп, Борһановларның мөгаллимлек династиясен дәвам итүчеләр.

Хәзер инде барлык кешенең дә кесәсендә телефон, рәхәтләнеп сөйләш кенә. "Быел иптәшемнең (кызганыч, Илдус абый шуннан соң озак тормады, вафат булды), бергә эшләгән хезмәттәше кайткан иде, саубуллашканда, телефоныгызны язып, алыйм, әле ди. Безнең юк ул, дибез. Кирәксенмәдек тә. Ә шулай да телефон шалтырагач, сөйләшергә бик яратам, инде эшемнән киткәнгә дә егерме биш ел, шулай булса да гел төшемә бергә эшләгән хезмәттәшләрем, коммутатор бүлмәсе керә, - ди ул. Шулайдыр, яратмаган урында кырык ел эшли дә алмас иде, мөгаен. Мактау тактасына куелган фотолары, элемтә хезмәте ветераны медале, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, ел саен "Таттелеком" оешмасы җитәкчеләренең өлкәннәр көне уңаеннан искә алып торуы - болар барысы да Ризидә Әдеһәм кызы Борхановга җитәкчеләре тарафыннан бирелгән хезмәтенә күрә хөрмәте! 

Розалия Ибраһимова, Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев