Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аллергия булса нишләргә?

– Стоматология учреждениеләренә еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Бигрәк тә теш протезлары белән проблемалар була. Бу юнәлештә үз хокукларыңны  белдереп буламы икән? Мәсәлән, аллергия булса? Мәрьям.

– Тешләрне протезга алмаштыру – югалган тешләрне торгызырга мөмкинлек биргән гади ысул. Бу очракта теш имплантациясенә караганда өзлегүләр дә азрак була. Иң еш очрый торган өзлегүләргә аллергия керә.  Аллергия  организм өчен чит материалга реакция буларак килеп чыга. Һәм без еш кына тешне протезлаганчы,  андый реакция булыр дип уйламыйбыз. Әгәр дә инде  протез куйганнан соң уңайсызлыклар килеп чыкса, аны авыздан тизрәк алып ташлыйсы гына килә башлый. Менә шулай,  Яшел Үзәндә яшәүче шәһәрнең түләүле стоматология клиникасында үзенә протез куймакчы була. Әмма протез куйганчы табиб кулланучының аллергиясе булу-булмау турында кызыксынмый. Авызга раствор  керткән вакытта  кулланучының тамагы, теш уртлары авырта, йөрәк тибеше көчәя, калтырана ук башлый.  Икенче көнне ул  докторга мөрәҗәгать итә. Ә доктор табиблар консилиумын җыеп хәл итәрбез һәм нәтиҗәсен ике көннән соң әйтербез  дип  аны кире кайтарып җибәрә.  Кулланучы җавапны биш көн көткәннән соң консультация сорап, безнең бүлеккә мөрәҗәгать итте.  Белгечләребез аңа сыйфатсыз медицина хезмәте  күрсәтелүгә килешүне өзү турында дәгъва (претензия) проектын төзергә ярдәм итте. Дәгъваны караганнан соң стоматология клиникасы  судка кадәр бу мәсьәләне үзе хәл итте.  Алар аңа  түләнгән 15 мең 770 сумны кире кайтарып бирде. Ә кулланучы, дәгъвасы уңай хәл ителгәч, бу нәтиҗәдән  канәгать калды.        
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев