Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аллаһ Тәгалә китабы рух ныклыгы бирә

Изге Рамазан алдыннан Яшел Үзән мәдрәсәсендә балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе булып, ул зур бәйрәмгә әверелде.

Мондый бәйгеләр бары бер хакыйкатьне раслый: җиңелүчеләр була алмый. Дөрес, иң тырышлар призлы урыннарга лаек була. Әмма барлык катнашучылар да Аллаһ Тәгалә китабын өйрәнергә омтылулары белән әҗер-савапка ирешә.

2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Әлеге чара да шушы ел кысасында барды. Моны бәйгене ачып җибәргән Яшел Үзән муниципаль районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин да ассызыклады:

– Киләчәгебез бәхетле, көннәребез имин булсын өчен, яшь буынны җәмгыятькә яраклы, игелекле итеп, Ислам рухында тәрбияләргә кирәк. Үз ана телен белгәннәр генә тату яши. Кадерле әти-әниләр, балалар! Туган телебезгә карата ихтирамлы булыйк, аны онытмыйк. Ана телен белү һәр мөселманның изге бурычы. Сез Татарстанда яшисез икән, телне дә белергә тиешсез. Сезгә уңышлар, тел ачкычлары телим!

Төрле яшьтәге балаларны берничә төркемгә бүлеп бәяләделәр. Араларында мәктәп укучыларыннан тыш, нәниләрне күрү, аларның шул яшьтән Коръәнгә омтылулары, озын сүрәләрне яттан белүләре бик шатландыра. Һәркайсының бәйрәмчә киенеп килүе дә ни тора! Балаларын Коръән тәгълиматларына өйрәткән ата-аналарга һәм әби-бабай ларга да рәхмәттән ары ни әйтәсең. Афәрин! Аллаһ Тәгалә Китабын тырышып өйрәнгән яшь буынның тәүфыйклы булачагына иманыбыз камил. Ә инде мондый бәйгеләр аларның иманын тагын да ныгыта, дус-тату яшәргә өйрәтә.

Бәйге оештыручылар да бу юнә лештә искиткеч зур эш башкара. Ә бит пандемиягә, йә булмаса, акча юклыкка сылтап, аларны уздырмый да калып булыр иде. Тик мондый сылтаулар безнең татар халкына хас сыйфатлар түгел. Кирәк икән вакыты да, акчасы да табыла. Шуңа күрә катнашучыларның һәммәсе игътибарсыз да, бүләксез дә калмады. Шулай ук, аларга дип бәйрәмчә мул итеп табын да әзерләнгән иде. Бу көнне бар сый-хөрмәт алар өчен булды.
Бәйгедә мәртәбәле жюри 70кә якын баланың белемен бәяләде, киңәшләр бирелде. Араларында төр лесе бар, кайберләре – сүрәләрне, икенчеләре әлифбаны яттан белүе, интонациясе белән аерылып торды. Бәйрәмне, һичшиксез, үзеңә килеп күрергә, шушы атмосферага чумарга кирәк иде.

Бу балалар юктан гына Исламга тартылмый. Шәһәрнең һәр мәчетендә, мәдрәсәдә балаларга Ислам нигезләрен укыта торган төркемнәр актив эшли. Соңгы вакытта татар телен өйрәнүгә дә зур игътибар бирелә. Әлбәттә, гаилә тәрбиясен сызып ташлап булмый. Анысы барысына караганда да мөһимрәк. Туган телдә сөйләшү, мөселманча яшәү рәвеше булганда гына балалар шул мохиттә тәрбияләнә. Андый балалар мәдрәсәләргә дә укырга теләп бара. Мәсәлән, 7нче мәктәптән Алия Хәйруллина күп сүрәләрне яттан белә, «Тынычлык» мәчетендә 2 ел укыган. 5нче гимназиядән Әмир Кәлимуллин «Җәмигъ» мәчетенә йөри. Шактый гына сүрәне өйрәнеп өлгергән, әлифбаны биш бармагы кебек белә. Бертуганнар Сафия һәм Рәйхана Хәкимоваларның озын сүрәләрне бик яхшы белүе игътибарга лаек.

(Язманы тулысынча газетабызның 26нчы санында укый аласыз).

ФОТОРЕПОРТАЖ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

23

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X