Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аллаһ Тәгалә эшен намуслы итеп, җиренә җиткереп башкарган кешеләрне ярата (+фото)

Яшел Үзән районы үзенең танылган шәхесләре белән Татарстан республикасы күләмендә генә түгел, Россия күләмендә дә данлыклы.

Районыбыз кешеләре белемле, тырыш, уңган, булганлыклары белән башкалардан күпкә аерылып тора. Бу барыбыз өчен дә олы куаныч. Ә бит һәр урынны андагы кешеләр, аларның дөрес тормыш рәвеше белән яши белүләре бизи.
Бүген минем сезгә Яшел Үзән районы чигендә Казан шәһәренә иң якын урнашкан Осиново бистәсендәге олы хөрмәткә лаек затлы, олпат шәхес шифаханәбезнең теш табибы Муллагалиев Таһир Мөхәммәт улы хакында йөрәк түрләреннән чыккан иң җылы хисләребезне җиткерәсем килә.
Арча районы Сәрде авылында, сугыштан соң 1946нчы елда, агачлар алтын сары яфракларга төренә башлаган вакытта, гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгән ул. Әтисе өлкән хисапчы булу сәбәпле, бу гаилә башлыгын, гаиләсе белән күченеп, шул ук райондагы Шушмабаш авылына эшкә җибәрәләр. Таһир аганың балачагы шул авылда үтә, ул Яңа Кенәр мәктәбендә урта белем ала. Аннан соң Медицина институтына укырга керә, аны уңышлы гына тәмамлый һәм теш табибы һөнәренә ия була. Беренче эш тәҗрибәсен Таһир Мөхәммәт улы Югары Ослан районы Макулово авылында баш табиб, теш табибы һәм хирург буларак туплый. Язмышыны язылган булгандыр, үз һөнәренең остасы, югары белемле, сабыр, бик булдыклы табибны Яшел Үзән районының Осиново бистәсендәге шифаханәгә чакыралар. 1976нчы елдан бирле теш табибы буларак халкыбыз өчен иткән хезмәтен нинди генә югары бәяләр биреп тә тиешенчә бәяләп бетереп булмастыр мөгаен. Аның оста куллары, ныклы белеме, кешеләргә карата бик тә игътибарлы булуы йөрәкләрдә иксез-чиксез рәхмәт хисләре тууга сәбәпче булып тора. Осиново халкы бик нык хөрмәт, аеруча ихтирам белән карый аңа. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, Таһир Мөхәммәт улы, бөтен барлыгы, үз-үзен тотышы белән дә , үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белеп эшләве белән дә ихтирамның иң олысына лаеклы шәхес. Үз гомерендә бик күп мактаулы исемнәргә лаек булган олы йөрәкле табиб, иң кадерлесе үзе дәвалаган кешеләрнең рәхмәт әйтеп, аның яныннан, аның хезмәтеннән риза булып китүләре дип саный. Чөнки мин дан-шөһрәт өчен түгел, авырып, тилмереп минем яныма, миннән ярдәм сорап килгән кешене дәвалап, тынычландырып җибәрүдән гомер буе тәм табып эшләдем. Хезмәтемнән Аллаһ риза булсын, кешеләрнең сәламәтлеген саклауга сәбәпче итеп, барлык белемемне, тырышлыгымны, сәләтемне, тәҗрибәмне эшкә җигеп, хезмәтемннән ямь табып яшәргә насыйп булсын, ди ул елмаеп. Ә елмаеп, авыруның хәленә кереп, аны аңлап, аңарда үзенә ышаныч тудырып дәвалаган табиб, чыннан да, авыртуларыңны да оныттырып, сиңа сиздермичә генә үзенең игелекле хезмәтен үти. Мондый табибка ничек рәхмәтле булмыйсың, ничек аның үз һөнәре остасы булуына сокланмыйсың. Осиново бистәсенең мактаулы гражданы, үрнәк гаилә башлыгы да әле Таһир әфәнде, хатыны Роза ханым да шушы шифаханәдә озак еллар балалар табибы булып мактауга лаек хезмәт итте, бүгенге көндә лаеклы ялда. Алар өзлексез тырыш хезмәт белән беррәттән малай һәм кыз үстерергә дә вакыт таптылар. Балалары да үзләре шикелле төпле акыллы, сабыр, югары белемле һөнәр ияләре булып җитештеләр. Әти-әниләренә алмаш булып, инде үзләре дә балалар үстерәләр. Дүрт оныкка дәү әти дә Таһир Мөхәммәт улы. Теш табибына килгән балаларны аеруча бер ярату белән каравы да юкка гына түгелдер шул. Таһир аганың матур сыйфатлары, кешеләрнең аңа булган рәхмәт сүзләре һәм районыбызның, бигрәк тә Осиново бистәсенең танылган шәхесе буларак аңа әйтелгән ихтирам сүзләрен язып бетерү дә мөмкин түгел, чөнки игелекле хезмәт иясе булу бәхете бөтен кешегә дә бирелмидер ул. Пәйгамбәребез әйтте: «Чынлыкта Аллаһ Тәгалә эшен намуслы итеп, җиренә җиткереп башкарган кешеләрне ярата» (әл-Байхакый). Кешелек дөньясына бәяләп бетергесез олы хезмәтләр куйган һәм якты исем калдырган, шәфкатьле,мәрхәмәтле һөнәр иясе булып, игелекле гамәлләр кылып,яшәгән шәхесебезгә аңа рәхмәтле халык исеменнән олы ихтирамыбызны белдерәбез, безнең арада сау-сәламәт булып, игелекле эшләрен дәвам итсә иде хөрмәтле шәхесебез, дигән теләктә калабыз. Мөхтәрәм шәхесебезгә Кодрәтле Аллаһ Сөбханә вә Тәгаләнең олы бүләге насыйп булсын.
Тәнзилә Заһитова,
Осиново

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев