Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алик Хөснетдинов: «Алты улым һәм бер Ватаным бар»

Артем, Артур, Камил, Адель, Радель һәм Дамир: әтиләрен көн саен көтә

Ватанын ничек яратуын һәм аның иминлеге өчен вакытын гына түгел, гомерен дә бирергә әзер торуын төрлебез төрлечә күрсәтә. Шуңа да кайберәүләрнең тәвәккәллеген, карарларны тиз кабул итә белүен һәм тормышка карашын күреп шаккатасың. Алар алдында киртәләр юк.

Хәзер дөньялар тыныч түгел. Моңа Украинада барган махсус хәрби операция­нең йогынтысы зур. Шул ук вакытта кемнең кем булуы авыр вакытта беленә.

Махсус хәрби операция зонасыннан өч атналык ялга кайткан сугышчы Алик Хөснетдинов белән очрашып сөйләшүдән соң, әйтелгәннәрне дәлилләп була. Былтыр өлешчә мобилизация башлангач, аңа эләкмәс өчен сәбәп эзләүчеләр һәм, хәтта, илдән чыгып китүчеләр булды. Ә безнең герой алты баласы булып та, хәрби комиссариатның чакырылмаган «кунагына» әйләнә. Иң олы баласына нибары 5 яшь булган зур гаилә тоткасын ничек итеп хәрби бурыч үтәргә озатасың?! Башка сыярлык түгел. Ә Алик өзми дә, куймый да.

Аңа, аптырагач: «Сине җибәрсәк, прокуратурадан рәхмәт әйтмәсләр. Гариза яз да, хатыныңнан ризалык алып кил!» – дип, кайтарып җибәрәләр.
 

Безнең геройлар
Кайсы хатын-кыз­ның ялгызы гына каласы килсен, өстәвенә балалар да берәү генә түгел. Әмма максат куйган ир-атны туктатып буламы? Юк, әлбәттә!

– Шулай да, безнең герой ни өчен махсус хәрби операциягә китәргә карар кылган соң?

– Сүз дә юк, хатынымның җибәрәсе килмәде. Әмма сәбәпләр булды. Әнием хәзер Белгород өлкәсендә яши. Аларга Украина ягыннан даими һөҗүм итеп торалар. Әйе, алты улым бар һәм бер Ватаным. Тик, илгә куркыныч янаганда читтә кала алмыйм, намусым кушмый. Тыныч илдә балаларыма да әйбәт булачак. Аларның иминлеген тәэмин итәргә тиешмен. Финанс моментлары да үз ролен уйнады, яшермим, – ди Алик. – Хәрби операциягә киткәнемә бер ел булды. Әмма бүген дә карашым үзгәрмәде. Гаиләм һәм якыннарым мине хуплый. Шунысы көч бирә, алар өчен яшим, өскә снарядлар явып торса да.

2022 елның 14 октяб­рендә хезмәткә алынган Алик Хөснетдинов әзерлек узарга да өлгерми. Аларны Сватово юнәлеше буенча урнаш­тыралар.

– Беренче дүрт тәүлек бик кыен булды. Безне посадкага илтәсе урынга, ялгышлык белән сазлыкта калдырып киттеләр. Эзләп тапканчы дүрт көн сухой паекта торыр­га туры килде. Эчәргә су юк. Аны канаулардан алып, чистартып эчтек. Аннан соң безне таптылар һәм продукция китерә башладылар. Ике атналап окоп казыдык. Кар ява башлады. Окоп­ларны су баса иде. Бер бистәдә подвалда да яшәп алдык. Аннан соң тагын шул урынга, аннан алгы сызыкта оборонада идек инде, – дип сөйли мотоукчы Алик Хөснетдинов.

Кеше барысына да күнегә, тирән итеп окоп та казый, квадрокоптерлар очып килеп өсләренә граната, снарядлар ыргытуыннан сакланырга да өйрәнә. Яу кырында үлем-китемнәр һәм яраланучылар да булмый калмый. Дөрес, анысына күнегү җиңел түгел. Аллаһка шөкер, Аликның үзенә пуля тигәне юк. Тимәсен дә, аны зарыгып көтүчеләр күп. Улларын аякка бастырырга ата кулы кирәк булачак әле.

– Анда яшәүчеләр белән аралашу мөмкин булдымы? – дип сорыйбыз.

– Әйе. Кайберләре Россия сугышчыларына әйбәт мөнәсәбәттә, хәтта булышырга да, сыйларга да мөмкиннәр. Кайберләре бик үк хуплап бетерми. Анысы инде алар фикере.

Алик Хөснетдинов тумышы белән Казаннан. Ә Яшел Үзәндә тулай торактан бүлмәне ана капиталы буенча алганнар. Гаилә арткач 12 квадрат метрлы бүлмә тарайган. Хәзер инде фатир сатып алып, Марий Элга күченү мөмкин булган. Хәрби операциягә Яшел Үзән комиссариаты аша киткән. Әтисе татар булган, ә әнисе һәм хатыны Галина – рус милләтеннән. Бүген гаиләсендә тупырдап торган алты малай: Артем, Артур, Камил, Адель, Радель һәм Дамир. Төпчеге октябрьдә генә туган. Аллаһ Тәгалә аларга кызны гына бирмәгән. Балалар ялга кайткан әтиләре кулыннан төшми хәзер, бик сагынганнар. Ә әти кешегә 19ында тагын юлга...

Хәзер бу гаилә башка республикага күченсә дә, Яшел Үзәндә аларны ярдәмсез калдырмаячаклар. Район башлыгы белән очрашуда да шушы фикер җиткерелде.
Безнең геройның хәрби тәҗрибәсе бар, шуңа күрә аңа хезмәт ят түгел. 2002 елда ул контракт буенча Абхазия­дә хезмәт иткән.

Мобилизацияләнгәнче Яшел Үзән икмәк комбинатында эшләгән. Хәрби операция тәмамлангач та ул үз предприятиесенә эшкә кайтмакчы.

«Анда хезмәт хакы зур булмаса да, коллектив әйбәт, мине хөрмәт итәләр», – ди ул.

Алик Хөснетдинов кебек ныклы фикерле, патриотик рухлы, гаиләсе һәм Ватаны өчен җан атып торучы, киләчәккә матур планнар коручы якташларыбыз булганда без дә үзебезне ышанычлы хис итәбез. Шуңа күрә аларга ярдәм күрсәтү, рухларын күтәрү юлларын табарга кирәк. Гомерләрне куркыныч астына куюны бернинди акча белән каплап булмый. Менә шунысы аеруча мөһим.

https://heroes-tatarstan.ru./

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев