Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алга барабыз, үрләр алабыз

Дүртенче чакырылыш Яшел Үзән муниципаль районы Советының егерме тугызынчы сессиясендә яшьләр сәясәте белән кече һәм урта эшмәкәрлек торышына да игътибар бирелде

Безнең районда яшьләр эшчәнлегенә һәм аларның мәшгульлегенә игътибар зур. Яшь буын, бик күпләребез уйлавынча, көн-төне интернетта гына вакыт уздырмый, бик актив тормыш рәвеше дә алып бара. Бу хакта шәһәр мэры, район башлыгы Михаил Афанасьев та ассызык­лады.

Яшел Үзән районында 169 710 кеше яши һәм шуларның 43 885ен 14-35 яшьлекләр тәшкил итә. Быел яшьләр сәясәте оешмалары тарафыннан 1054 чара уздырылган. Безнең яшьләр спорт, сәнгать, иҗат белән генә шөгыльләнеп, зур уңышларга ирешеп калмый, зурлар белән беррәттән иҗтимагый тормышта да, хәрби-патриотик юнәлештә дә бик активлар, һәм, хәтта, алдынгы. Ихтия­ри ярдәмчелек агымындагы эшчәнлекләре дә аерым игътибарга лаек. Мактарлык нәрсәләр күп, зур суммаларда грантлар отулары гына да ни тора – бу олы казаныш алар өчен!

– Бүгенге көндә районыбызда оештырылган волонтерлар штабында 8250 кеше (монда 55 яшьтән өлкәнрәкләр дә керә). Быел алар «Игелек җире» респуб­лика бәйгесендә махсус призга ия булды. Яшьләр эшләре, спорт министрлыклары, «Меценатлар» бизнес оешмасыннан, Тимер Мэннан рәхмәт хатлары алдылар. Яшьләренең хәрби-патриотлык тәрбия­сендә «Яшь армиячеләр» штабы зур роль уйный, –диде үзенең чыгышында башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Динар Нигъмәтуллин.

Ә кече һәм урта эшмәкәрлеккә килгәндә, агымдагы елның тугыз аенда алар – 5 процентка һәм шәхси эшмәкәрләрнең саны 9 процентка арткан. Соңгы өч ел эчендә ра­йонның тулаем территориаль продукты ярыйсы гына үсүен исәпкә алганда, кече бизнес район экономикасыннан тизрәк үсә һәм аның акча әйләнеше 44 миллиард тәшкил итә. Эчке туризм үсешен исәпкә алмаганда, кече һәм урта эшмәкәрлеккә 800 млн сум ярдәм күрсәтелгән.


Белгәнебезчә, безнең район территорясендә зур сәнәгать мәйданчыклары – 5 индустриаль парк, 2 сәнәгать һәм мультимодаль логистика үзәге эшли. Хәзерге вакытта тагын шундый берничә, шул исәптән, иң зур «Тура – 2.0» һәм «Турбина» мәйданчыкларын оештыру эшләре бара.


– Авылларда кече хуҗалык формаларына килгәндә, районыбызда 34 КФХ, 8 кулланучылар һәм 2 җитештерү кооперативлары үз эшчәнлеген алып бара. Быел Авыл хуҗалыгы министрлыгының грант программаларында алты фермер һәм ике кулланучылар кооперативы катнашты. «Маевское подворье» 10 млн сум грант отты, – дип, аңлатма бирде «Зеленый Дол» инвестицияләр үзәге» автоном оешмасы җитәкчесе Раилә Ибраһимова. – Быел берничә КФХ проектларын гамәлгә ашыру эшләре башлана, мәсәлән, Кызыл Ярда 30 гектарлы Лилия Ураскузина хуҗалыгы җимеш питомнигы. Бишнә авыл җирлегендә сарык үрчетү мөмкинлеге дә күз уңында тотыла.

Шулай ук, Яшел Үзән районында соңгы ике елда эчке туризмны үстерүгә зур кызыксыну белән карыйлар. Бездә инде 18 туристлык объектлары эшли, тагын 12 объект әзерләнә. Мондый проектларны тормышка ашыруда дәүләт комитеты программалары булыша. Шулар буенча безнең район республика квотасының 20-30 процентын җыйган. Экотуризм объект­ларыннан тыш, эре проект­ларны да гамәлгә ашыра башлыйлар. Аларның гомуми инвестиция күләме 3,3 миллиард сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев