Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алексей Венедиктов: төбәк журналистикасы хәзер үсештә

Төбәк журналистикасы бу этапта үсеш хәлендә, шул ук вакытта якын киләчәктә ул, федераль массакүләм мәгълүмат чаралары белән чагыштырганда, үзенең конкурент өстенлекләрен көчәйтеп, үсәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына журналист Алексей Венедиктов хәбәр итте.

 

"Хәзер беренче чиратта төбәк журналистикасы үсеш ала, чөнки без укучыларның, тыңлаучыларның һәм тамашачыларның кызыксынуы дөнья яңалыкларыннан үз шәһәре һәм төбәге яңалыкларына күчүен күрәбез. Сорау бар икән, димәк, төбәк журналистикасы үсәчәк ", - диде Венедиктов.

 

Төбәк журналистикасының өстенлекләре булып, федераль журналистлар белән чагыштырганда, аның темадан күбрәк хәбәрдар булуы, яза торган проблемалар эчендә кайнавы тора, дип билгеләде спикер. Ул шулай ук ассызыклаганча, хәзер төбәк журналистикасы күтәрелештә.

 

Үз позициясе үрнәгендә ул Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының Казан мәктәбендә булган һөҗүмне яктыртуны китерде. Ул вакытта барлык медиаресурсларның игътибары нәкъ менә Татарстан ММЧ материалларына юнәлдерелде.

 

"Казанда фаҗига булгач, без беренче чиратта төбәк журналистикасына юнәлдек. Без төбәк, Казан һәм Татарстан матбугаты нәрсә язуын карадык", - дип нәтиҗә ясады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев