Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алексей Песошин Татарстанның район хастаханәләренә 70 яңа автомобиль тапшырды

Бүген Ирек мәйданында, ТР Министрлар кабинеты янында, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин район үзәк хастаханәләренә авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен 70 яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.

Тапшыру «2021-2025 елларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү программасы" кысаларында узды.

Бу программа буенча быел «Лада Ларгус» базасында барлыгы 370 ашыгыч ярдәм автомобиле һәм 43 Ford Transit микроавтобусы сатып алынган. Транспорт пациентларны һәм медицина хезмәткәрләрен ташу өчен билгеләнгән. Барлык автолар да «ТР ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме идарәсе " үзәкләштерелгән системасына тоташтырылган яңа җиһазлар белән җиһазландырылган.

 

"Бүген без 42 район хастаханәсенә 70 яңа" Лада Ларгус " автомобиле тапшырабыз. Бу автомобильләр авыруларга өйдә хезмәт күрсәтү, хастаханәләргә илтү, дарулар китерү өчен файдаланылачак", - дип хәбәр итте Алексей Песошин.



Быел бу медицина учреждениеләренә модернизация программасы буенча беренче генә автомобильләр тапшыру түгел инде. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов июнь аенда авыл хастаханәләренә һәм сырхауханәләренә 193 автомобиль тапшырган, ә июль аенда фельдшерларга медицина модуле булган 90 автомобиль ачкычын бүләк иткән.

 

«Мин медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, авыр хезмәтегездә уңышлар һәм иминлек телим», — дип йомгаклады ТР премьер-министры.



Автомобильләр тапшыру тантанасында шулай ук Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова катнашты.

Быелгы җәйдә Яшел Үзәнгә барлыгы 17 автомобиль тапшырыла. Аның 14е бирелде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X