Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Александр Тыгин: «Яшел Үзән»гә һәр гаилә язылсын!»

«Татмедиа» җәмгыяте киләсе елның яртыеллыгы өчен матбугат басмаларына язылу буенча #Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр дигән акция игълан иткән иде. Бу мөһим чарага Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин да кушылды.

– Хезмәтем тынгысыз, эш көнем ничек  кенә тыгыз  булса да, мин көн саен газета-журналларны карап барырга тырышам.  Райондагы барлык җитәкчеләрне дә иң беренче чиратта «Яшел Үзән»гә һәм «Татмедиа»ның башка басмаларына язылырга чакырам. Халык белән район хакимиятен бәйләп торучы «Яшел Үзән»гә һәр гаилә язылырга тиеш дип саныйм. – ди Александр Тыгин.
Башлык үз фикерен сүз белән генә түгел, ә изге гамәле белән дә раслады –район һәм шәһәребезнең 50 күп балалы гаиләсенә «Яшел Үзән»не яздырды. Афәрин, бу акциягә сез дә кушылыгыз, әти-әниегезне, якыннарыгызны шатландырып, яңа елга менә дигән бүләк ясагыз.
Сүз уңаеннан, декабрь аенда Яшел Үзән муниципаль районы белән Александр Тыгин җитәкчелек итүгә 5 ел була. Нинди мәсьәләләр чишелде, ә ниләр әлегә эшләнмәде? Яшел Үзән мәгъ­лүмат чаралары һәм алар исәбендә без дә әлеге нәтиҗәне ясарга булдык. Хөрмәтле укучыларыбыз, үзегезнең Александр Тыгинга булган сорауларыгызны һәм теләкләрегезне  газетабызның «Вконтакте» төркемендә калдыра һәм 5-68-03 телефоны аша редакциягә дә шалтыратып әйтә аласыз. Без аларны районыбыз башлыгына шәхсән җиткерәчәкбез. Һәм сорауларга җавапларны газетабыз битләрендә бастырачакбыз.

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Подписка #подпиши родителей #подпишиблизких глава Зеленодольского района