Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Александр Карпов яшел үзәнлеләрне һәм шәһәр кунакларын Россия көне белән котлый!

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәр кунаклары! Кадерле дуслар!

«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятенең күп меңле коллективы исеменнән Россия көне белән чын күңелдән котлауларны кабул итегез!
Россия көне – чагыштырмача яшь бәйрәм, илнең азатлыгын һәм бәйсезлеген, көчле һәм чәчәк атучы дәүләт төзү омтылышлы уртак язмышлы халыкларның тарихи бергәлеген гәүдәләндерә.

Яңа Россиянең аякка басуы гади генә булмады, әмма безнең ил – уникаль тарихы, күпмилләтле мәдәни һәм рухи мирасы булган бөек державаның югары абруен раслады.
Бүген горурланырлыгыбыз бар: Россия Федерациясе халыкара аренада үз позицияләрен тагын да ныгыта һәм киләчәккә ышаныч белән бара. Ил төбәкләре дә динамик үсештә: яңа уңайлы торак кварталлары төзелә, җәмәгать урыннары төзекләндерелә, предприятиеләр, оешмалар, кече һәм урта бизнес учреждениеләре тотрыклы эшли.

Без хаклы рәвештә буыннар өчен әхлакый юнәлеш биргән, сыгылмас ныклык, какшамас рух һәм дин үрнәге булган ветераннарыбыз, фәндә, мәдәнияттә, мәгарифтә һәм спортта, иҗатта һәм иҗтимагый тормышта үзләрен ачык күрсәткән шәхесләребез, ватаныбыз үсешенә үз хезмәте белән зур өлеш керткән һәр россияле белән горурланабыз.

«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ коллективы бөтен ил белән бердәм ритмда яши. Көн саен горькийлылар дәүләтебезнең оборона куәтен ныгыту өчен хезмәт итә, үз белемнәрен һәм көчләрен хәрби кораблар һәм гражданнар судноларын төзүгә багышлый, Россиянең данын бөек диңгез державасы буларак сакларга тырыша.
Һөнәри осталыгыгыз һәм эшегездә югары фидакарьлегегез, гражданлык җаваплылыгыгыз һәм предприятиебезне ихлас яратуыгыз, Ватаныбызның киләчәге турында кайгыртуыгыз өчен һәр завод кешесенә ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Бу бәйрәм көнендә һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек, тотрыклылык һәм уңышлар, тынычлык һәм татулык телибез. Гомуммилли бәйрәм һәрберебез өчен актив иҗади эш һәм киләчәк буыннар иминлегенә юнәлтелгән игелекле гамәлләр өчен тагын бер этәргеч булсын!

Александр Карпов,
«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»
АҖ генераль директоры,
Михаил Подгорнов,
«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ Профсоюз оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев