Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алдан тавыш бирүдә катнашучыларының халык белән очрашулары дәвам итә

"Бердәм Россия" – илебездә үз кандидатларын алдан тавыш бирү юлы белән билгели торган бердәнбер партия.

 

РФ Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» депутатларына 24 майдан 30 майга кадәр алдан тавыш биреп булачак.

Быел VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар, Бердәм тавыш бирү көнендә, 19 сентябрендә узачак. Ә әлегә Татарстанда «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүдә катнашучыларының халык белән очрашулары дәвам итә. Бүген ул Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге мәдәният үзәгендә узды һәм анда:

  • Гыйльметдинов Илдар - РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты;
  • Глушков Геннадий - "Спасение" иминият медицина җәмгыяте" ҖЧҖ, генераль директоры, ТР ДС депутаты;
  • Кәлимуллин Рөстәм - Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башлыгы;
  • Конов Максим - шәхси эшмәкәр;
  • Фәррахов Айрат - РФ Дәүләт Думасы депутаты;
  • Шәмсетдинов Раил - "Казан энергетика көллияте" ДАҺББУ, информатика укытучысы - халык каршында үзләре белән таныштырып, презентация үткәрделәр, сайланган очракта башкарачак программа - максатларын сөйләде, халык белән актуаль мәсьәләләр һәм районның проблемалары турында фикер алышты.

 

 


 - Без инде сезнең белән бик эшләр башкардык, әмма эшләнәселәре әле тагын да күбрәк һәм мин депутат буларак нәкъ менә шуларны хәл итү өстендә эшләр идем, - дип сүз башлады Илдар Гыйльметдинов. - Минем алдымда юл картасы һәм мин районның барлык - кечкенәдән алып зурысына кадәр - торак пунктларында булып, проблемалар белән танышып чыктым. Шуның кадәр эш башка бер районда да юктыр, мөгаен. Бистәләр үсә һәм анда поликлиника, мәктәп, балалар бакчасы һ.б. халыкка хезмәт күрсәтү объектлары төзү таләп ителә. Шулай ук авылларны комплекслы үстерү программасын да булдырырга кирәк. Чикле вакыт эчендә барысын да сөйләп бетереп булмый, эш белән күрсәтергә мөмкинлек булыр дип ышанам.



Илдар Гыйльметдинов райондашларга РФ Дәүләт Думасына бездән сайланган депутат буларак үз эшен күрсәтте инде. Шуңа, форсаттан файдаланып, Яшел Үзән башлыгы Михаил Афанасьев та аңа ярдәме өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

 

"Сезнең булышлык белән район һәм шәһәрдә бик күп мәсьәләләр хәл ителде. Шундый темпта алга таба да эшләр идек", - диде.



Һәр чыгыш ясаучыга халык арасыннан медицина, демография, спорт һ.б. кагылышлы сораулар биреп, теге яки бу өлкәдәге проблемаларны хәл итү юлларын сөйләтеп тә, кандидатларны сынадылар.

- Яшел Үзән - минем күзаллавым буенча, Россия үсешенә актив рәвештә өлеш кертүче шәһәр. Бу хезмәт сөючеләр һәм интеллектуаль кешеләр яши торган искиткеч матур урында урнашкан шәһәр. Шуңа күрә биредә балалар үсеше, белем алу, бизнес алып бару өчен барлык шартлар да булырга тиеш, - диде Айрат Фәррахов. - Соңгы елларда Яшел Үзән үзенең икътисади һәм табигый мөмкинлекләрен тиешенчә куллана башлады. Соңгы вакытта россиялеләргә бару географиясе тарайды һәм моннан файдаланырга, туристлык бизнесын үстерергә кирәк. Ә бу без экологияне саклаганда гына була торган эш. Минем тезислар һәм эш программалары шуңа нигезләнгән һәм сез минем кандидатураны якласагыз, алдагы елларда аларны бергәләшеп тормышка ашырыр идек.


 

Көллият укытучысы Раил Шәмсетдиновның да алдына куелган бурычлары сайлаучылар хупларлык, дияр идек. Ул мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларны гына түгел, барлык укучыларны да бушлай ашатуга ирешү яклы һәм бу мәсьәләне югары даирәләрдә күтәреп, теләгенә ирешүгә ышанып сөйли. Шулай ук, укытучыларның хезмәт хакларын күтәрү, эшләү шартларын яхшырту юнәлешендә дә планнары зурдан. Максат-планнарын ачык күрсәтеп үзенең буклетын да бастырган яшь кандидат.

 

"Анда күрсәтелгән электрон адрес буенча кереп, һәркем сорау-теләкләрен, проблемаларын калдыра ала. Мин аларның һәрберсенә шәхсән җавап бирәчәкмен", - диде ул.



Әлеге чарада яңгыраган тәкъдимнәр һәм идеяләрдән партиянең Татарстан бүлеге «халык программасы»н формалаштырачак.
Халык белән очрашулар кысаларында "Безнең ишегалды”, җәмәгать киңлекләрен үстерү программаларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар, шулай ук 26 апрельдән 30 майга кадәр төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү барачагы турында искәрттеләр.

Алдан тавыш бирү кысаларындагы очрашулар барлык халык өчен дә ачык – һәр кеше анда тамашачы сыйфатында килә һәм кандидатларга сорауларын бирә ала. Әлеге чараның әһәмияте дә кара-каршы аралашу мөмкинлеге булуда.

 


«Бердәм Россия» партиясе сайлау алды программасын формалаштыруга кереште. Аның нигезен халыктан килгән идеяләр һәм тәкъдимнәр тәшкил итәчәк. Әлеге халык программасын формалаштыру инде хәзер үк, алдан тавыш бирү барышында башланды. Шулай итеп, Татарстан «Бердәм Россия» партиясе халык программасының автордашлары рәтендә, үз теләкләрен, фикерләрен яңгыраткан яшел үзәнлеләр дә булачак.

Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча РФ Дәүләт Думасына «Бердәм Россия» партиясеннән депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштырылачак. Алдан тавыш бирү ачык модель буенча узачак, анда һәр татарстанлы катнаша ала. Тавыш бирү барышы һәм аның законлылыгы волонтерлар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре күзәтүе астында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев