Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аларга икеләтә, өчләтә авыр

Берләшкән милләтләр оешмасы карары нигезендә, 1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Һәм әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалид лар ун көнлеге итеп үткәрү традициягә әйләнде. Бу көннәрдә җәмгыятебезгә тагын бер кат әлеге категория кешеләренә даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә.

Әйе, бу көннәрдә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашында төрле очрашулар, күңелле чаралар, ярдәм итү акцияләре үткәрелә. Игътибарыбызга, кайгыртуыбызга аеруча мохтаҗ бит алар. Әлбәттә, араларында без – сәламәт кешеләргә караганда да матуррак, тормышның ямен белеп, җәмгыятебезгә файда китереп яшәүчеләр дә бихисап. Һәм андыйлар бары соклану уята! 
Инвалидлар ун көнлеге уңаеннан Мулла Иле мәдәният йорты китапханә белән берлектә, ел да физик мөмкинлеге чикле кешеләр катнашында «Без шатлык бүләк итәбез» дигән бәйрәм уздыра. 
– Мин аларны авылымның матур кешеләре, дияр идем. Шундый чиста күңеллле, самими, эчкерсез бит алар. Кызыклы уеннар уйнап, бергәләп җыр лап, биеп, шигырьләр сөйләп, тәмле ризыклар белән сыйланып, вакытның узганын сизмәдек тә. Алар һәрвакыт күтәренке рухта, булганына шөкер итеп, тормыштан ямь табып яши. Бу бәйрәмне ел да зур түземсезлек белән көтеп алалар. Бер-берсе белән очрашулар, рәхәтләнеп гәпләшеп, көлешү – үзе бер бәйрәм. Аларның берсе дә ялгыз түгел. Яннарында кайгыртып торучы, яратучы олы йөрәкле якыннары бар. Шушы бәйрәм кичәсен үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен авылыбызның кибет хуҗалары –Зәмфир Закиров һәм Зөлфия Гобәйдуллинага чын күңелдән ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын иде. Сау-сәламәт булып та, кайвакыт тормыш куйган авырлык лар алдында югалып калабыз. Мөмкинлекләре чикле кешеләргә икеләтә, өчләтә авыр. Гариплекне беркем дә теләп алмый. Шуңа күрә, ярдәмгә мохтаҗ күршеләребез, дуслар һәм туганнарыбызга ярдәм кулы сузарга онытмасак иде. Кайвакыт аларга матур итеп бер елмаю, хәленә кереп сөйләшү, игътибар-гамь күрсәтү дә үзен бәхетлерәк итеп сизәргә мөмкинлек бирә, – дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Чынлап та, күпме генә зарланырга яратсак та, шөкер, җитеш заманда яшибез. Ә сәламәтлекнең иң зур байлык булуын – югалткач кына аңлыйбыз. Кызганыч, күңеле китек кешеләр арабызда бихисап, хәлебездән килгәнчә ихтирамыбызны күрсәтсәк, азрак шәфкатьлерәк була белсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев