Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алар һәрчак шатлык өләшүдә

Бүген – бәйрәм! Бик тә үзенчәлекле һөнәр ияләре – хезмәт кешесенең ял вакытын файдалы, күңелле итеп оештыруда гаять зур көч куйган, тирә-юнебезгә яктылык, нур таратучылар, дөньябызны ямьләндерүчеләр, күңелләребезне сафландыручылар – мәдәният хезмәткәрләре көне. Бу үтә җаваплы һәм үзенчәлекле тармак. Чөнки кеше ял иткәндә дә алар хезмәттә. Халкыбызга рухи азык бирүдә, әдәбияткә, сәнгатькә, иҗатка мәхәббәт уятуда, яшь буынны эстетик яктан тәрбияләүдә куйган өлешләре әйтеп бетергесез. Алар һәрчак шатлык өләшүдә!

Яшел Үзән шәһәре һәм районы үз эшенең чын осталары булган мәдәният хезмәткәрләре белән чын мәгънәсендә горурлана ала. Нәкъ менә алар тәрбияләгән талантлы яшьләребез республика, ил дәрәҗәсендә узган төрле бәйгеләрдә, фестивальләрдә лаеклы урыннар яулый. Авыру таралган вакытта да эшләрен онлайн-режимда дәвам иттеләр. Һәм бүген дә без мәдәният йорты коллективларының көндәлек эше белән «Яшел Үзән»нең социаль челтәрләре аша танышып барабыз, хезмәтләрен халыкка күрсәтәбез. Һәр җирлектә тынгысыз, идеяләре ташып торган егет-кызларыбыз мәдәни мирасыбыз сагында тора һәм бүген аларның берсен атап, икенчесен әйтми калу дөрес булмас иде. Бәйрәм алдыннан, 32 ел гомерен туган авылы клубына, халкының ялын күңелле итеп оештыруга багышлаган, Тау Иле авылында яшәүче Рәшит Гайнуллин янына юл тоттык.
Язгы кояштай елмаеп каршы алды безне язмабыз герое. Әйтерсең лә бер-беребезне инде күптәннән беләбез, шулкадәр гади, эчкерсез. Шушы кыска гына аралашу вакытында аның һәр сүзендә үз хезмәтен яратып, бирелеп башкарганы көн кебек ярылып ята иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев