Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алар һәр йортта көтеп алынган кунак

«Подписка остасы» бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

2021 елның икенче ярты еллыгына язылу кампаниясе дә тәмамланды. Без инде алдан вәгъдә иткәнчә, укучыларыбыз арасында бүләкләрне уйнаттык, җиңүчеләрне билгеләдек, хәзер исә, иң оста хат ташучыларыбызны ачыклар вакыт җитте.

Почтальоннарыбыз булмаса, без газетаны ничек кенә тырышып чыгаруга карамастан, ул укучыларыбызга барып ирешмәс иде. Сер түгел, хезмәт хаклары аз, план күләме зур. Газета-журнал таратудан тыш та күпме тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшне башкара алар. Авылда хат ташучыларыбыз булмаса... Бу хакта уйларга да куркыныч.

Ә алар сер бирми, тырыша, вакытында газетаны укучыга җиткерә, пенсиясен китерә, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү кәгазьләрен хуҗа лыкларга алып килә, түлисен түли, өлкән яшьтәгеләрнең, ялгызларның ныклы ярдәмчеләре, киңәш-табыш бирүчеләре дә. Күпләр алар килгәнне дүрт күз белән көтеп тора.

Әйе, әйе, без почтальоннар арасында бәйге игълан иткән идек. Тырыш хат ташучыларыбызның кайсы үз участогында, узган подписка кампаниясе белән чагыштырганда, «Яшел Үзән» газетасына язылучылар санын иң зур процентка арттыра, «Подпис ка остасы» конкурсының җиңүчесе була, дидек. Димәк, нәтиҗә ясар чак җитте. Бүләкләрне өч номинация буенча бирәбез.

Афәрин, дусларыбыз! Район газетасы күбрәк йортка, гаиләгә килсен, диеп тырыштыгыз. Һәм рәхмәт йөзеннән, аз гына булса да, бүләкләп китәсебез килә. Сез моңа бик тә лаек.

  • I урын – «Абсолют лидер» – «Яшел Үзән» газетасына яздыру буенча сыйфатлы хезмәт өчен – көнкүреш-кирәк яраклары кибетенә 5000 сумга сертификат Күгеш авылыннан – Зөмфирә Хәйруллина;
  • II урын – «Подписка лидеры» – «Яшел Үзән»гә язылуда инициатива һәм активлык өчен – көнкүреш-кирәк яраклары кибетенә 3000 сумга сертификат Түбән Урысбага авылыннан – Фирая Минһаҗева;
  • III урын – «Тотрыклы тираж» – «Яшел Үзәнгә» язылу буенча системалы эш өчен – көнкүреш-кирәк яраклары кибетенә 2000 сумга сертификат Акъегет авылыннан – Рәмзия Габдрахманова лаек булды.

Котлыйбыз, һәрвакытта да шулай бердәм булыйк, уртак эшебез дәвамлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев