Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

АЛАР БИК АЗ КАЛЫП БАРАЛАР...

Мин ант иттем җанны кызганмаска, Саклар өчен халкым, илемне, Йөзәү булса гомерең, син барсын да Шушы юлга бирмәс идеңме? М. Җәлил

Сугыш сүзе – күз алдына утлар гөрселдәве, шартлау авазы, үлем белән көрәшү-ыңгырашулар, тонык төсле рәсемнәр китереп бастыра. Җиңү куанычы исә, яшәү шатлыгы китерә, күзләргә яшәү өмете, йөзләргә елмаю өсти. Җиңү бәхетен татыса да, 17 яшеннән сугыш кырында үткән әйтеп-сөйләп бетергесез кичерешләрен эченә йотып, бүген яшерен генә күз яшьләрен сөртә Зиннәт абый.
Ватаны өчен җанын кызганмаган, соңгы сулышына кадәр көрәшкән бөек затларга сокланып туя алмаслык. Туган ягы өчен кан койган, ул вакыттагы япь-яшь кызлар-егетләр, үзләреннән соң килгән буынга тыныч тормыш, аяз күк, бәхетле гомер бүләк иткән. Без аларны мәңге хәтерләргә тиешбез!
Утлы кырларны үтеп чыгып, тыныч тормышта яшәгән батырлар өчен күңел куана. Әнә алар – безнең өчен гомерләрен утта көйдерүчеләр, безнең өчен башларын салучы бөек затларыбыз дип горурланасы, аларны кочып, куанычтан бар җиһанга кычкырасы килә.
Зиннәт Заһидулла улы Заһидуллин 1926 елның 21 сентябрендә ТАССРның Кызыл-Йолдыз районы Түбән Сөн авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Сигез кешедән торган әлеге гаилә олы кызлары Фәһимә һәм 5 малайларын тигезлектә үстерә. Бөркетләренең дүртесе яу кырында ятып кала, Зиннәт абыйга Җиңү таңын каршыларга насыйп була.
Төпчек бала булып туган Зиннәт абый чын авыл баласы булып үсә: әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә булыша, җәйләрен колхозда ат көтүе көтә, печән чаба, авыл мәктәбендә башлангыч сыйныфны тәмамлый, киләчәккә зур планнар кора. Якты хыяллар белән атлаган һәркемнең тормыш юлын корымга буяп, Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш башлануга олы абыйларын фронтка алалар. Авыл тормышы авырлыгы Фәһимә белән 15 яшьлек Зиннәт җилкәсенә төшә. 1943 елның 10 ноябрендә 17 яшьлек Зиннәтне дә фронтка озаталар. 

Тулы язманы газетадан укырга мөмкин (№13).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев