Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алан башында урам бәйрәме.

Авылыбызда моңарчы урам бәйрәме узганы юк иде шикелле, ә бәйрәм бервакытта да артык булмый, бигрәк тә авыл кешесенә.

Җәйге матур көннәрне истә калдырырлык итеп, дуслар, туганнар, күршеләр белән бергәләшеп бик күңелле итеп бәйрәм иттек әле. Әлеге бәйрәмне уздыру авыл җирлеге, "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Роза Илдус кызы Ягудиналарның идеясе иде. Алан башында яшәүчеләр, элек спорт мәйданчыгы булган, соңгы елларда игътибар да, кул да җитмәгән мәйданчыкны яңадан кора башладылар. Тирә-ягын челтәр койма белән әйләндереп алып, волейбол, баскетбол уйнау өчен баганалар утыртып, буяп, янә балаларга, өлкәннәргә дә спорт белән шөгыльләнергә урын булсын ,диеп, яңартып җибәрделәр. Бу эшне күбрәк Бакча урамында яшәүчеләр эшләде. Әле яп-яшь килеш,авылыбызга килеп төпләнгән Михайловлар гаиләсе "нигез "салган иде бу бакчага, бүген дә гаилә башлыгы Валерий башлап йөрүчеләрдән. Бәйрәмне бакча урамында яшәүче Әмир Яруллин моңлы тавыш белән догалар укып башлап җибәрде. Аннан соң сүз авыл җирлеге башлыгы Ренат Рафыйк улы Баһаветдиновка бирелде, бәйрәм белән тәбрикләп, хөрмәткә лаек, Алан башында яшәүчеләргә Мактау кәгазъләре тапшырды, үз чиратында узара салым акчаларын барысы да түләсә, әлеге мәйданчыкны тулыландыру өчен матди ярдәм булачагына да ышандырды. "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы авылыбызда яңа гына оешты әле, аның җитәкчесе булып Роза Ягудина эшли башлады, инде менә авыл халкы өчен уздырыла торган күркәм,уңышлы эшләре күренә дә башлады. Үзенең чыгышында ул Алан башында туып үскән танылган авылдашларыбызны атап үтте, аннан соң әлеге урамнарда яшәүче юбилярларны, өлкән яшьтәге кешеләрне, яңа туган сабыйларны, берсен дә калдырмыйча санап, бүләкләр тапшырды. Белдерүдән күренгәнчә, бәйрәмне алып бару аланбашы егете, Г. Кариев исемендәге театр артисты Фернат Насыйбуллинга йөкләнгән иде, ул моны җор теле, авылдашларына булган туганлык, ярату хисләре белән бар җанын-тәнен биреп башкарды . Чөнки бар да якын күршеләр, бер тирәдә яшәүчеләр бит. Мин үзем дә, ни өчен Сабантуйлары кечкенә авылларда күңелле узганын бүген аңладым, бер гаилә сыман икән ул, беркем ялындырмый, балаларны әйткән дә юк, хәтта өлкәннәрне дә чакырып тору кирәкми, шундук йөгереп чыгалар. Минем дә Сабантуйларында катнашу хыялым тормышка ашты бит, аркан тартышырга чыктым. Ә Фернатка афәрин, ничә сәгать буе Алан башын гөрләтеп торды, шулай ук мәдәният хезмәткәрләренә дә, көн эссе булуга карамый җырлап, уйнап гел мәйданда булдылар. Бәйрәм булгач күбесе тәмле бәлешләр, кайнатмалар, тәм-томнар алып килгән, кайнап торган самовардан юкә балы, кәрәзле бал белән чәй эчеп, тәмле пылау ашап, кунактан кайткан шикелле булдык. Ашаган өчен рәхмәт әйтергә дә онытмыйк тагын,Алексей Михайловка, Юнусов Марсельга, Низамиев Адельга, бүләкләр алуда матди ярдәм күрсәткән Мәдинә Гыйззәтуллинага, бәйрәмне оештыручыларга бик зур рәхмәт әйтеп, авылның икенче башындагы урам бәйрәмен көтеп калабыз, безнең авыл зур бит әле ул!

Розалия Ибраһимова, Норлат.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Розалия, Афәрин! Ак калфак элекке йолаларыбызны кире кайтаручы оешма буларак хуплыйбыз, әмма тарих битләрендә урам бәйрәмнәре яңача совет чоры бәйрәме - йола түгел әлегә. Аның сценариясен Клара Мардановна язып чыкты.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик ошады, күңелле булды!