Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Алай түгел, болай ул»

Бу көннәрдә гимназиябез Казаннан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистларын кабул итте.

 

Күренекле драматург, язу­чы Туфан Миңнуллинның «Алай түгел, болай ул» дигән комедиясен күрсәттеләр. Комедия гаилә тормышын, андагы җылылыкны, ата-аналар тәрбиясен, буыннар чылбырының өзелмәс ныклыгын чагылдырды. Спектакльдә мәхәббәт хисләре, тугрылык, хөрмәт – барлык вакыйгалар да юмор белән бара.
Кайчагында юк кына сәбәптән дә гаиләдә ызгыш чыга. Әтисе балага урамга чыккада муенына шарф бәйләтергә кирәк икәнен белми, кем мунчасы кайсы елны янганын, Авыл хуҗалыгы институтының Толстой урамындамы, әллә Карл Маркс урамында урнашканын белешә торгач, бәхәс туа. Комедиядә менә шундый вак сәбәпләр аркасында аерылышырга җыенган өч буын гаилә күрсәтелә.


Рольләрне башкарган Резидә Төхвәтуллина, Ринат Шәмсетдинов, Зөлфәт Закиров, Харис Хөснетдинов, Лилия Камалиева һәм башкалар гаиләдә иминлекне, үзара аңлашуны көлкеле маҗаралар аша безгә аңлатып бирергә тырышты. Артистларның җырлары күңелне күтәрә, костюмнары искиткеч.


Спектакльнең бер бүлегендә балага исем кушу проблемасы тасвирлана. Гаилә әгъзалары, дуслар, туганнар барысы да балага исем эзләү белән мәшгуль. Барысының да үз вариантлары бар, бер дә җиңел түгел. Нишләргә? Бер җор телле гаилә дуслары туганнарның фикерләрен тыңлый да, алар тәкъдим иткән исемнәрнең баш хәрефләреннән Илгизәр исеме ясап куя. Исемнең шәригатькә туры килүе барысына да ошый, барысы да тиз генә ризалаша.
«Алай түгел, болай ул» спектаклен караганда үзебезне ниндидер бер җырлы-биюле бәйрәмдә кебек хис иттек. Спектакльдә әти-әниләребезне, абый-апа­ларыбызны күрдек. Сагынып сөйли торган яшьлек мәхәббәтләре шушы әсәргә кергән кебек.


Матур татар телендәге бу спектакль шундый тиз узып китте, бер сәгать ярым вакытны көлеп-елмаеп сизми дә калдык.
Тинчуринчылар, сезне тагын көтеп калабыз!


Газизә Әкрамова,
5нче гимназия укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев