Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Акция яки ташлама буенча сатып алынган товарны кире кайтарып буламы?

Бүген без сезнең белән әкренләп үзизоляциядән чыгып, нормаль тормышка әйләнеп кайтканда, алдыбызда иске әйберләрне яңага алмаштыру яисә җәйге киемнәр сатып алу зарурлыгы килеп туа.

Сатучылар да безнең кесәдә акчаның артмавын бик яхшы аңлый. Тик алар үзләре дә зыян күргән бит, финанс тишекләрен ямарга кирәк. Шуңа күрә, безне төрле акцияләр һәм ташламалар белән актив җәлеп итәргә тырышалар.

Гадәттә, сәүдә нокталары акция яисә ташлама белән сатылган товарны кире кабул итми. Шуңа да карамастан, андый әйберләрне без сатып алабыз. Әмма, өйгә кайткач фикерләр үзгәрә һәм товарның безгә бөтенләй туры килмәве ачыклана. Бу очракта нишләргә, яраксыз товардан, ошамаса да файдаланыргамы?
Кагыйдә буларак, әгәр сатып алучының әйберне кире кайтарасы килсә: «Без сезне кисәттек!», «Акция кагыйдәсе буенча моны эшләп булмаячак!» – дип әйтәчәкләр.

Закон нәрсә сөйли?
Татарстан Республикасы алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының кулланучылар хокукын яклау бүлеге җитәкчесе Флера Гаязетдинова белдерүенчә, моның өчен РФнең «Кулланучылар хокукын яклау турында» законының 25нче маддәсендә «кулланучының ашамлык булмаган товарны алмаштыруга хокукы бар» диелгән. Моның өчен аңа 14 көн вакыт бирелә.

Әмма, кире кайтарыласы товарның тотылмаган, товар йөзе, пломбасы, фаб рика ярлыгы, чегы сакланган булуы шарт. Кулланучының товар чегы яки касса чегы сакланмаган булса, бу аны шаһит күрсәтмәләренә сылтама ясау мөмкинлегеннән мәхрүм итми.

Сатучыга мөрәҗәгать иткән көнне сатуда шундый ук товар булмаса, кулланучы товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Кулланучының таләбе, күрсәтелгән товарны кире кайтарганнан соң, өч көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.

Аны шундый укка алмаштыру өчен кибеттә товар булмаганда, кулланучы белән сатучының үзара килешүе буенча алмаштыру вакыты товарның сатуга кайтасы вакытына күчерелергә мөмкин. Аның кайтуы турында сатучы кулланучыга кичекмәстән хәбәр итәргә тиеш.

Кире кайтарыла һәм алмаштырыр га ярамый торган товарлар исемлеге РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55нче карары белән билгеләнгән.

Күрсәтелгән исемлектә акция яки ташлама буенча сатып алынган товарлар билгеләнмәгән. Димәк, закон нигезендә акция яки ташлама буенча сатып алынган товар белән гадәти бәядә сатып алынганы арасында аерма юк. Нәтиҗә ясап, шуны искәртергә кирәк: әгәр дә сезгә сәүдә ноктасында товарны алмаштырудан баш тарталар икән, кыю рәвештә судка мөрәҗәгать итә аласыз. Аның бәясе 100 000 сумга кадәр булса, мондый эшләрне яшәү урыны буенча дөньяви суд карый. Бу очракта дәүләт пошлинасы түләнми, шул ук вакытта, сез мораль зыянны да каплата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев