Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Актер Фәнис Җиһаншага янаулар килгән

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһанша мошенниклар һөҗүменә дучар булган.

Алар аннан 2 мең сум акча сорап, үзе турындагы шәхси мәгълүматларны интернетка чыгару белән куркытканнар.

«Төн уртасында хат килеп төште. «Сезнең почтаны, исем-фамилиягез, яшәү урыныгыз һәм паспорт мәгълүматларыгызны җибәреп, сезнең банк мәгълүматларыгызны сатуымны сораган кешенең кем икәнлеген әйтә алам. Чөнки ул миңа, алдан килешкәнчә, акча күчермәде. 2 мең сумга аның кем булуы турында белешмә җибәрә алам», – диелгән. Мондый хәлдә нишләргә кирәк, кем белә?

«Дәвамы да килде», – дип яза артист.

«Иртәнгә кадәр көтәм дә, сезнең турыдагы мәгълүматларны төрле форумнарга таратам, сезнең исем-фамилия белән социаль челтәрләрдә сәхифәләр ясыйм», – дип янаган мошенниклар актерга.

«Беренчедән, гомумән җавап бирмәскә һәм әңгәмәгә кермәскә. Полициягә шалтыратырга була. Ул – аларның эше»;

«Ышанмагыз, бернинди акча күчермәгез. Алдау һәм ялган»;

«Нәрсә генә уйлап чыгармыйлар, вәт фантазия бу мошенникларда»;

«Мошенниклар акча эшләүнең төрле юлларын уйлап таба. Бөтен кешегә рәттән җибәрәләр. Бернинди серләрегезне белә торган кеше дә юк», – дип киңәшләр бирәләр артистка. «Мин дә шулай дип уйлыйм, рәхмәт», – дигән үзенә җавап язучыларга Фәнис Җиһанша.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев