Актаныш районында яшәүче СВО ветераны социаль контракт ярдәмендә үз остаханәсен ачкан
Актаныш районының Яңа Әлем авылында яшәүче махсус хәрби операция ветераны Павел Вирт тыныч тормышка кайткач, дәүләт ярдәме белән үз эшен башлап җибәргән.
Социаль контракт буенча алынган акчага ул остаханәсе өчен кирәкле җиһазлар сатып алып, эретеп ябыштыручы булып эшли башлаган.
Павел Вирт Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контрактны 2023 елның май аенда төзегән. Ул Херсон һәм Запорожье юнәлешләрендә хәрби бурычлар үтәгән. 2025 елның маенда сәламәтлеге торышы буенча хәрби хезмәттән азат ителгән.
Өенә кайткач, ветеран яңа һөнәр үзләштерергә карар кылган. Ул технология техникумында өч айлык уку узган һәм эретеп ябыштыручы белгечлеге алган. Соңыннан социаль яклау бүлеге аша социаль контракт рәсмиләштереп, үз эшен үстерү өчен 350 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алган.
Әлеге акчага эретеп ябыштыру аппаратлары, компрессор, генератор, агач эшкәртү станогы, газ-кислород белән эшләү җиһазлары һәм башка кирәкле кораллар сатып алынган.
Бүген Павел Вирт заказ буенча металл конструкцияләр җитештерә. Ул теплицалар өчен каркаслар, эскәмияләр, навеслар һәм башка металл эшләнмәләр ясый. Үзе җитештергән алты метрлы теплицаның бәясе якынча 30 мең сум тәшкил итә.
Гаилә эшен үстерүдә Павелга тормыш иптәше Гөлнур һәм өч баласы ярдәм итә. Моннан тыш, гаилә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә.
Павел Вирт сүзләренчә, хәзерге вакытта төп максат – заказлар санын арттыру. Моның өчен гаилә материаллар сатып алырга, җитештерүне камилләштерергә һәм үз продукциясен интернет аша танытырга ниятли.
Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.
Автор: Эльза Кузнецова, «Татар-информ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев