Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Акъегетлеләр өмәләрне өнәми

Хатын-кыз җитәкчеләребез арта. Районыбызда авыл җирлеге башлыклары арасында нәфис затларыбызның саны дүртәү булды.

Шуңа да Акъегет халык җыенына зур кызыксыну белән бардык. Җаваплы вазифаны узган елның ноябрь аенда гына кабул итеп алган Алена Хәйруллинага биредә яшәүчеләрнең җылы мөнәсәбәтен күреп, шатландык.

Җитәкче белән кешеләр арасындагы уңай мөгамәлә, бер-берсенә ярдәм итәргә тырышуы – аралашу барышында да күзгә ташланды. Озак еллар дәвамында ир-ат кулы астында көн итеп күнеккән халыкка да хатын-кыз башлыкка ияләнәсе, гозерләре белән аңа мөрәҗәгать итәсе әллә ничегрәктер, бәлки. Шулай да, барысы да яхшы булачагына ышанабыз һәм уңышлар телибез.
Акъегет җирлегендә үзсалым акчасы һәр авылның үз мәнфәгатьләренә тотыла. Өчесенең берсендә – Юынчыда – узган ел ул 100 процент тапшырылган. Җыелган суммага дәүләт тә дүртләтә өстәп биргәннән соң (халык аз булганлыктан, суммасы да әллә ни түгел инде), ике урамга вак таш җәелгән. 50/50 программасы буенча балалар мәйданчыгы урнаштырылган, аның да, подрядчиклар гаебе белән, коймасы тотылмыйча калган. Монда юл мәсьәләсе, әлегә, барыбер кала. Юынчыдан Гөлсинә апа Хәйруллина аны узган ел да күтәргән булган, быел да яңгыратты:
– Былтыр ул юлны ясарга ышандыр­ганнар иде, әле дә юк. Бөтен урамга таш җәеп бетерделәр, шул бер урам сазлыкта яшәп ята. Яңгырмы, кармы ява башласа, төнлә торып машиналарны юлга чыгарып куябыз, бу бит эш түгел инде. Берәр прог­раммага кертегез әле шул юлны!
 Бу проблеманы игътибар үзәгенә алырбыз, диделәр. Юынчыда, шулай ук, ике йортка су килеп җитми калган һәм моны да «Чиста су программасы»на кертергә тырышырбыз, дип җавап бирделәр.
Акъегеттә җыелган үзсалым акчасына да өч урамга вак таш җәелгән. Әмма авылда юл гына түгел, башка мәсьәләләр дә бар.

Тулырак газетада № 15.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X